Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Талантлы якташларыбыз

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты, прозаик, публицист Кояш Тимбикова - минем якташым, авылдашым. Балачактан әсәрләрен укып, иҗаты белән илһамланып үскәнгәме, миңа ул аеруча якын, күңелемдә якты бер образ буларак саклана. Кояш апаның әйткән сүзләре, ялкынлы чыгышлары, төс-кыяфәте бүгенгедәй күз алдымда...

Узган җомгада әдипнең туган авылы Иске Романда узган зур чара да нәкъ шуны раслый. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Гыйзәтуллина якташ язучыбызның иҗаты турында җентекләп сөйләп узды.
2007 елда районыбызның җирле язучылар һәм журналистлар арасында Кояш Тимбикова исемен мәңгеләштерү максатыннан әдәби премия булдырылган иде. "Энҗеләр" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фоат ага Хәсәнов әлеге игелек­ле эшнең уйлап табучысы, башлап йөрүчесе булды. Ул бөтен җаны-тәне белән тырышып, рәсми якларны җайлап дигәндәй якташларына шундый бүләк ясауга иреште. Әлеге зур хезмәте өчен олы рәхмәт аңа. Ни кызганыч, узган елның декабрь аенда әлеге талант иясе безнең арабыздан китте. Фоат аганың урыны оҗмахта булсын.
Тәүге премия лауреатлары Хәйдәр ага Гатин һәм Николай Нарсеев булды. Икенче премиягә исә Фоат ага Хәсәнов һәм Елена Щенникова лаек булды. Ә быелгы премия лауреатлары - безнең җирле авторыбыз Рәшит ага Хисмәтуллин һәм шагыйрь-тәрҗемәче Рифкать ага Гардиев. Рәшит ага безнең укучыларыбызга бигрәк тә үзенең "Кара үч" исемле әсәре аша яхшы таныш, Аңардан өзекләр газетабызда еш басылды. "Асыл мирас", "Туфан киңәшләрен тотып...", "Татарлыкка кайту" һәм башка әсәрләрен дә укучылар җылы кабул иттеләр. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Рәшит ага илһамланып иҗат итә, аңарда иҗат дәрте ташып тора. Рифкать Гардиевның шигырьләре, тәрҗемәләре дә зур мактауга лаек. Күрү сәләтеннән мәхрүм булса да, үзе әйткәнчә, кешеләрне, бу дөньяны, матурлыкны күңел күзе аша күрергә өйрәнгән ул...Әлеге талант ияләренең ихтыяр көчләренә, эчке дөньяларының бай, чиста булуына сокланмый мөмкин түгел.
Кичәгә Казан шәһәреннән язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрә, тәрҗемәче, прозаик, популяр җырлар авторы Флера Тарханова, яшь шагыйрә, язучылар берлегенең матбугат үзәге җитәкчесе Гөлнур Корбанова кайткан иде. Үзенең чыгышында Рәфис Корбан әлеге премиянең мактауга лаек гамәл булуын, мондый эшне әле безнең респуб­ликада бары дүрт районда (Әлмәт, Мамадыш, Актаныш һәм Чистайда) гына оештыруларын ассызыклап үтте. "Ни кызганыч, республика күләмендә Чистайдан чыккан профессиональ язучылар күп түгел. Хезмәтләрегезне бөтен республика җәмгыятенә чыгарырга кирәк", - дип безнең җирле язучыларыбызга, җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте ул. Шулай ук үз чыгышында Рәфис Корбан балалар иҗатына ныклы игътибар бирергә кирәклеген, быел мәгариф министрлыгы белән берлектә респуб­лика күләмендә балалар арасында шигъри конкурс үткәрелүен, аңа Г. Тукайның туган көне алдыннан йомгак ясалачагын әйтеп үтте, әлеге конкурста катнашырга чакырды.
Танылган шагыйрә Флера Тарханова Кояш апаның иҗаты, үзенең иҗаты турында сөйләде, әдәби премия лауреатлары иҗатын югары бәяләде, үз шигырьләрен укыды.
Яшь шагыйрә Гөлнур Корбанова тамашачылар хозурына үзенең берничә шигырен тәкъдим итте.
Әлеге тантаналы чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева да лауреатларны кайнар котлады. "Традицияләребез еллар буена саклансыннар өчен безнең ныклы потенциалыбыз бар. Җирле авторларга премияләр тапшыру да матур традициягә әверелер дип ышанам", - диде ул.
Әдәби премия ияләрен Иске Роман авыл җирлеге башлыгы Суфия Шәрифуллина, әдәби берләшмәләр әгъзалары, дуслары котлады. Рөстәм Хөснуллин, Фәнис Сибгатуллин, Зөлфия Габдрәкыйпова чыгышларын да тамашачылар җылы кабул иттеләр. Бәйрәмне исә эзлекле, зәвыклы итеп Елена Быкова һәм Гүзәл Габдрәкыйпова алып барды.
Әлеге тантананы оештыручыларга, үзәк китапханә хезмәткәрләренә, Иске Роман мәктәбе коллективына олы рәхмәт белдерәсе килә.
Рәсемдә: Надежда Сергеева лауреатларга яңа иҗат уңышлары теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев