Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Социаль өлкәдә проектларны тормышка ашырабыз

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлегенең XXII конференциясе узды.

Аның эшендә "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең сәяси советы әгъзасы Валерий Васильев, партиянең җирле бүлеге сәяси советының сәркатибе, муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, партиянең җирле бүлеге сәяси советының сәркатиб урынбасары, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, партиянең җирле бүлеге сәяси советының сәркатиб урынбасары, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев, партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наилә Моратова, муниципаль район һәм шәһәрнең сайланган органнары депутатлары, шәһәр һәм район башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм җитәкче урынбасарлары, партия әгъзалары, партияне яклаучылар катнашты.
Конференциядә катнашучылар алдында отчет белән Илдус Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Ул 2011 елның 4 декабрендәге сайлауларда РФ Дәүләт Думасында Татарстан Респуб­ликасыннан вәкиллекне сак­лап калу, шулай ук кандидат В.Путинның җиңүе җирле бүлекнең төп максаты булуын билгеләп үтте.
2010 ел Чистайның моношәһәрләр исемлегенә кертелүе белән әһәмиятле.
1 ноябрьгә җирле бүлектә торучылар саны 2619 кеше тәшкил итә.
Отчет вакыты эчендә 28 утырыш уздырылды, анда "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасын, "Ветераннарны торак белән тәэмин итү" федераль максатчан программасын тормышка ашыру, безнең районда мәгариф системасы үсеше, торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар, халыкны дарулар һәм медицина хезмәте белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Партиянең җирле бүлеге өчен мөһим кадр резервы булып партияне яклаучылар хәрәкәте тора, аның сафында 1923 кеше санала. Партияне яклаучылар форумы уздырылды.
Яшьләр белән эшкә аерым әһәмият бирелә. Кече гвардиячеләр РФ Дәүләт думасы депутаты, ТКХ буенча комитет рәисе урынбасары Александр Сидякин белән очраштылар. Сентябрьдә коррупциягә каршы инициативаларны яклап имзалар җыюга керештеләр. Балаларны яклау көне алдыннан "Балаларга бергәләп ярдәм итик" хәйрия акциясе оештырылды.
Җәмәгать оешмалары белән тыгыз элемтәдә булу җирле бүлекнең уңышлы үсешенең мөһим аспекты булып тора. ТР Дәүләт Советы депутаты В.Смыков инициативасы буенча оештырылган ТҖС белән элемтә урнаштыруны дәвам итәбез. Конструктив эш яхшы нәтиҗәләр бирергә мөмкин.
Агымдагы елда Рус географик җәмгыяте белән тыгыз элемтә урнашты, уртак проектлар тормышка ашырылды. Партия бүлеге эшендә массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнеш аерым урын алып тора.
Хәзерге вакытта җирле бүлек 10нан артык партия проектларын тормышка ашыра: "Тиз торгызыла торган физик культура сәламәтләндерү комплексларын төзү", "Тарихи истәлек", "Имин юллар", "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит", "Тормыш сыйфаты - сәламәтлек", "Нык гаилә", "Хәрби дуслык", "Халык контроле" һәм башкалар. "Сәламәтлек шәһәре" партия проекты тормышка ашыруның яңа формаларын алды. Аның кысаларында беренчел партия бүлекләренең территорияләрен төзекләндерү буенча конкурс узды. Яңа микрорайонда Суворов урамында депутатлар - "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары - ярдәме белән балалар мәйданчыгы ачылды.
Халыкны социаль яклау идарәсе белән берлектә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" партия проектын тормышка ашыру буенча зур эш башкарылды. Иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып җәмәгать кабул итүе белән эшләү тора.
Җәмәгать кабул итүендә ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков зур эш алып бара. Отчет вакытында аның тарафыннан 400 гражданнар мөрәҗәгате кабул ителгән, шуларның 87 проценты уңай хәл ителгән. Авыл җирлекләрендә күчмә кабул итүләр оештырылган.
2011 елның мартыннан Россия юристлар ассоциация­се кварталга бер тапкыр партиянең җәмәгать кабул итүендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне оештыралар.
Конференциянең көн тәртибендә партиянең җирле бүлеге контроль-ревизия комиссиясе отчеты, партиянең җирле бүлеге сәяси советы әгъзаларын һәм сәркатибен, контроль-ревизия комиссия әгъзаларын, "Бердәм Россиянең яшь гвардиясе" ВОО штабының начальнигын, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясенә делегатлар сайлау, партия билетлары, Рәхмәт хатлары, "Сәламәтлек шәһәре" партия проектындагы җиңү өчен партиянең җирле бүлеге сәяси советы сәркатибе грантын тапшыру булды. Аны Энҗе Гафиятуллина җитәкчелегендә булган педагогия көллияте алды.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сәяси совет сәркатибе итеп кабат Илдус Әхмәтҗанов, ә "Бердәм Россия"нең Яшь гвардия штабы начальнигы итеп Владимир Колесников сайланды. Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Рәсемдә: Көн тәртибе буенча тавыш бирү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев