Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сөлге җыю булачак бәйрәм турында хәбәр итте

Сөлге җыю Сабантуйның кереш өлешенә әверелде. Сабантуй уеннарында җиңүчеләргә бүләккә сөлгеләр, яулыклар җыйдылар.

Татар халык театры артистлары Сабантуй алдыннан сөлге җыю оештырдылар. Чистайда әлеге борынгы матур гадәтне дәвам итәләр. Артистларның матур милли киемнәрдә барулары, гармун моңы, шаян җырлар бәйрәм кәефе уята. Беренче кичне алар Тукай, Хәмзин урамнары буйлап йөрделәр, бай уңыш җыйдылар.
- Традицияләрне якларга кирәк, аларны онытырга ярамый, - дип сөйли Тукай урамындагы 101 нче йортта яшәүче Наталья Андриянова, кызларның берсенә бик матур зур яулык тапшырып. - Чын күңелдән бирсәң, сиңа йөзе белән кайта ул.
Күп кенә яшәүчеләр кунакларның җырлар башкаруларын, биюләрен сорадылар, ә кайберләре үзләре дә аларга кушылып китте.
- Яшь чакта мин башлап җырлаучы идем, җырларга яраттым, - ди бераз моңсуланып Мөнирә Хөснуллина. - Еллар үзенекен ала шул. Шулай да йорт хуҗабикәсе тормыш иптәше Салихҗан белән бергә чакырылмаган кунакларның соравы буенча биеп тә алдылар.
- Ә Сабантуйга, Алла бирсә, барачакбыз, ничек инде бармыйсың, - диләр ирле-хатынлылар тантаналы чараларда катнашучыларга иң җылы теләкләрен белдереп. Ачык күңелле кешеләр сөлгеләр, яулык­лар бирәләр, болар милли уеннарда, конкурсларда, ярышларда булачак җиңүчеләр өчен. Махсус милли орнамент белән бизәлгән чиләк йомырка җыю өчен билгеләнгән, алар иң күңелле уеннарның берсен уздыру өчен кирәк. Йомырка куелган кашыкны авызга кабып йөгерүне хәтерлисезме?
Яңа 12 яшьлек танышыбыз бу турыда яхшы белә. Аның мавыктыргыч, әмма җиңел булмавы турында да әйтә.
- Бәйләнгән күзләр белән чүлмәк тә ваттым, - дип искә ала Алсу Сөнгатуллина. - Катык салынган савыттан тел белән акча аласым килә. Кызык бит! Андый ярышта катнашканым юк әле.
- Ә сиңа тагын нәрсә ошый?
- Багана башына менү, селкенеп тора торган бүрәнәдән йөрү, бәлки бик тырышсам, аны да башкарыр идем.
- Ә ничек курыкмыйсың?
- Башкалар катнаша бит.
Балалар өчен сөлге җыю тантанасы аеруча җәлеп итә, бу юлы да алар арба артыннан озак бардылар. Арбага утырып та йөрделәр, яшел үлән өзеп атны да сыйладылар.
Икенче көнне кич белән артистлар кирпеч заводы микрорайонына юл тоттылар. Сөлгеләр белән бизәлгән арбада җайлы гына урнашкан гадәти булмаган пассажирларга узып китүче автомашиналарны йөртүчеләр дә сигнал биреп уздылар. Һәм кабат сөлге җыю тамашасы матур сәхнәләштерелгән күренешкә әверелде.
- Без чистайлыларга шундый бүләкләре өчен чын күңелдән рәхмәтле, - ди театр режиссеры Таңсылу Шәйхетдинова. - Аларның халык гореф-гадәтләрен хөрмәтләүләренә һәм онытмауларына шатбыз. Билгеле, барысын да 8 июньдә бәйрәмгә чакырабыз.
Шуны да әйтәсе килә: күңелле уеннардан, конкурслардан читтә калмагыз.
Сөлге җыю буыннан-буынга тапшырылучы бик матур йола ул. Әлеге шау-шулы тамаша Сабантуй алдыннан үткәрелә һәм бәйрәм алды әзерләнүләре атрибуты булып тора. Матур итеп бизәлгән арба гармун моңнары астында барысын да бәйрәмгә чакырып йортлар буенча йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев