Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Скарятинский бакчасы: реконструкция дәвам итә

Тиздән Скарятинский бакчасында яңа сәхнә һәм өлкәннәр һәм балалар өчен аттракционнар барлыкка киләчәк.

Скарятинский бакчасында шәһәрлеләр өчен ял итү һәм мәдәният учагына әверелсен өчен төзекләндерү буенча зур эш үткәрелде. ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков моңа күп көч куйды. Аның ярдәмендә биредә яңа өйләнешүчеләр һәм тантаналы чаралар уздыру өчен ротонда, күп санлы чатырлар барлыкка килде, агачлар һәм куаклар утыртылды. Әмма аттракционнар белән тыгызрак иде - узган җәй азагында бакчада балалар өчен кечкенә генә карусель урнаштырырга өлгерделәр. Безнең шәһәр өчен җитәрлек түгел инде, билгеле. Шуңа да быел тагын берничә аттракцион урнаштыру турында карар кабул ителде.
-Ике айдан соң автодромны җиһазландыру тулысынча тәмамланачак, - ди Скарятинский бакчасы директоры Александр Оленин, - һәм инде июнь башына машиналар белән аттракцион тулысынча эшли башлаячак. Янәшәдә генә балалар өчен "Осьминог" каруселе урнашачак, ә өлкәннәр өчен чылбырлы карусель аттракционы урнаштыру каралган.
Скарятинский бакчасының төп өлеше булып ротонда янында яңа сәхнә барлыкка киләчәк, аны хәзер "Ямашнефть" фирмасы белгечләре төзи.
-Сәхнә төзегәндә без чистайлыларның теләкләрен искә алдык, - дип сөйли "Ямашнефть" фирмасының участок начальнигы Авис Әсәдуллин, - алар сәхнәне берничә дистә еллар элек булган кебек итеп күрү теләге белдерделәр.
Моннан 20 ел элек шәһәр ял паркын реконструкция нәтиҗәсендә үзешчән артистлар чыгыш ясый торган сәхнәне сүткәннәр, ә аның урынына кызганыч, бернәрсә дә төзелмәгән. Бу яңалык - күптән онытылган иске әйбер. Хәзер кабат сәхнә барлыкка киләчәк, әмма инде заманча вариантта. 1 май бәйрәмнәренә ул әзер булыр дип планлаштырыла. Сәхнә каршында 750 кешегә утырту урыны каралган. Биредә иң баштан Җиңү көненә багышлап концерт уздыру планлаштырыла, ә ял көннәрендә чистайлылар алдында сәхнәдән үзешчән артистлар һәм коллективлар чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев