Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәр базарларында сатучы эшмәкәрләрне нинди язмыш көтә?

Хәзер барлык ил буенча закон таләпләрен үтәү йөзеннән муниципаль унитар предприятиеләрне бетерү тенденциясе бара.Билгеле, бу процесс Чистайны да читләтеп үтмәде.

- Татарстан Республикасы буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе тарафыннан «Конкуренцияне яклау турында»гы Федераль закон нигезендә әлеге предприятиенең учредителе булган муниципаль район башкарма комитеты адресына берничә кисәтү җибәрелде, - дип билгеләп үтте муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ләйсән Кашапова. - Өстә күрсәтелгән кисәтүләрне бетерү максатыннан агымдагы елның февраль азагында «Үзәк базар» муниципаль унитар предприятиесен бетерү турында муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан карар чыгарылды.
- Безнең алда авыр мәсьәлә килеп басты, - дип сөйли муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы Динара Җәләлова. - Безгә закон таләпләрен үтәп, ничек итеп базарда сәүдә итүче кешеләргә ярдәм итәргә? Сәүдә объекты эшчәнлеген дәвам итү һәм монополиягә каршы законны үтәү өчен уртак фикергә килделәр.
Муниципаль район башкарма комитеты карары нигезендә стационар булмаган сәүдә объектларын (бу очракта павильоннарны) урнаштыру схемасы расланды.Эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен шунда ук дәвам итә алачаклар, чөнки җир муниципаль бит. Сәүдә объектын конкрет урында урнаштыруга хокукка конкурс игълан ителәчәк. Барлык эшмәкәрләр дә анда катнаша алачак. Җиңгән очракта алар биш ел дәвамында сәүдә итәргә хокук алачак.Конкурсның җир участогына түгел (ул муниципалитет милеге), ә анда үз сәүдә объектын урнаштыруга хокукка үткәрелүенә басым ясыйсы килә.
Шулай ук якын арада түбән базарның язмышы да хәл ителәчәк - бина ышанычлы идарәгә тапшыру өчен сатуга чыгарылачак. Шулай итеп, эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаруны тагын да үтә күренмәлерәк итеп, муниципаль властькә монопольлеккә каршы хезмәт ягыннан санкцияләрне булдырмаска мөмкин булачак.
Шул ук вакытта югары базарда сату итүче эшмәкәрләр белән дә эш февраль азагында башланды.
- Аның территориясендә хәзерге вакытта дүрт йөздән артыграк сәүдә ноктасы бар, - дип хәбәр итте сәүдә бүлеге начальнигы Гүзәл Саматова. - Эшмәкәрләр белән биш очрашу үткәрелде, анда җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре катнаштылар. Эшмәкәрләр шулай ук муниципаль район башлыгы һәм башкарма комитеты җитәкчесе белән дә очраштылар. Эшмәкәрләр шулай ук шәһәр прокуратурасы бинасында Чистай шәһәре прокуроры Сергей Егоров эшмәкәрләр һәм башкарма комитет вәкилләре белән очрашу уздырды. Анда чистайлылар үз дәгъваларын, теләкләрен җиткерделәр, сораулар бирделәр.
- Һәр кеше дә модалы кибетләр­дән үзенә өс һәм аяк киеме сатып ала алмый, - дип уртаклашты безнең белән шәхси эшмәкәр Ирина Телепчиева, - нәкъ менә шундый кешеләр өчен кием-салым базарлары эшли дә. Мин егерме елдан артыграк югары базарда сату итәм. Минем коллегаларым алга таба да биредә яшәү өчен акча эшли алачакларына һәм бер елдан соң сәүдә урыннарын бушатырга мәҗбүр итмәүләренә ныклы ышанырга телиләр.
Эшмәкәрләр тырышлыклары­ның бушка китмәвенә һәм җирле власть ярдәме белән аларга үзләре һәм хезмәткәрләре өчен эш урыннары саклап калырга мөмкин булачагына ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай базар