Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабый дөньяга аваз салды

Никахлашу йортында яңа туган баланы тантаналы теркәү яки, башка сүзләр белән әйткәндә, исем кушу тантанасы булды.

Логвиновлар гаиләсендә күптән көтеп алган беренче балалары дөньяга аваз салды. Шатлыктан йөзе балкып торган Наталья Валерьевнадан әни ролендә ничек дип сорау да артыктыр. Сабыйдан күзләрен алмыйча гына, ул: "Искитәрлек, сүзләр белән генә әйтеп булмый!" - диде. Кечкенә Анастасиянең әтисе Николай Юрьевич та аның белән ризалаша. Ә менә ике яктагы әби-бабаларының да ул инде өченче оныклары, гаиләдә ничә килен үсә?!
Сүз уңаенда, 25 майга Чистай районында бала туу турында 410 акт теркәлгән, бу узган елның шул чорына карата 50гә күбрәк. Әгәр яңа туган сабыйларның 40 проценты (163 бала) гаиләдә беренче бала булса, калганнары исә икенче, өченче, дүртенче булып туганнар. Әле бит кайчан гына өченче баланың тууы сирәк күренеш иде. Узган айларда 157 никах теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечтән 20 процентка азрак. Май аенда нибары 14 пар никахлашкан, мөгаен, төрле хорафатларга ышану үз ролен уйнагандыр. Кызганыч, кияүләр һәм киленнәр ни өчендер май аен яратып бетермиләр. Июньдә 70тән артыграк гаилә теркәләчәк. Дөресен әйткәндә, җәй айлары туйларга бик бай, бигрәк тә никахлашулар август аенда күбрәк була.
-Хәзер бездә яшьләрнең 80 процентка якыны Online сервисыннан - никахны теркәү вакытын алдан билгеләп куюдан файдаланалар, - дип сөйли ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина. - Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында: http.//uslugi.tatar.ru никахны теркәүгә гариза тутыруга, банк картасы ярдәмендә дәүләт пошлинасы түләргә мөмкин. Шулай ук белешмә алуга, гражданлык хәленең башка төрдәге актларын, шул исәптән бала тууны теркәүгә гариза бирү мөмкинлеге дә бар. Бәхетле ата-аналар үз сабыйлары өчен иң матур исемнәрне сайларга тырышалар. Әмир, Тимур, Артем, Кәрим, Кирилл, Артур, Никита, Максим, Азалия, Арина, Дарья, София, Милана, Виктория, Алинә исемнәре аеруча популяр. Хатын-кызлар исемнәре арасында Анастасия исеме беренчелекне алып тора, Наталья белән Николай Логвиновлар кызларына шундый исем бирделәр. Бәйрәм вакытында ул үзен бик тыныч, сабыр тотты. Әлеге чараның әһәмиятлелеген сизгән кебек әтисенең кулында тыныч кына ятты.
Яшь әти-әни кызлары туу турында таныклык, ЗАГС бүлегеннән гаиләләрендәге әһәмиятле вакыйга турында истәлек бүләге һәм, билгеле инде, үз якыннарыннан котлаулар алдылар. СИЗО начальнигы урынбасары Вячеслав Воробьев үз хезмәткәре гаиләсен котларга килде. Шундый игътибар күрсәтү күңелне шатландыра. Ә кыз үз хөрмәтенә үткәрелгән әлеге тантана турында күп еллар узгач әти-әнисеннән һәм бабаларының берсе төшергән фоторәсемнән генә беләчәк. Аның әлеге әһәмиятле вакыйганың һәрбер мизгелен фотога төшерәсе килде. Балаларыбыз шат, нык булып үссеннәр, һәрвакытта да иң якын кешеләренең мәхәббәтен тоеп яшәсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев