Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәркем күз уңында

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы якынлаша. Ветераннарны социаль яклау чаралары, бәйрәмгә багышланган чаралар турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева сөйли.

- Шәһәрдә һәм районда сугышта катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, шулай ук аларга тиңләштерелгән 204 кеше яши, 2668 кеше тыл хезмәтчәне, 7- элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары, 8-"Блакодалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, 768 - сугышта катнашучыларның һәм сугыш инвалидларының тол хатыннары.
ТР Министрлар Кабинетының "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм үткәрү турында"гы боерыгы һәм Чис тай муниципаль районы башкарма комитетының шундый ук карары кабул ителгән.
РФның "Ветераннар турында"гы законы, шулай ук ТРның "Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында"гы законы нигезендә сугыш ветераннары социаль яклау чаралары комплексыннан файдаланалар.
2011 елда шәһәрдә һәм районда күп кенә бәйрәм чаралары уздырылды. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм күрсәтү максатында акцияләр узды, концерт программалары әзерләнде, тимурчы отрядлары көнкүреш мәсьәләләрен күрсәтүдә ветераннарга ярдәм күрсәттеләр һ.б. "Росинка" СЦОН бүлегендә 115 сугыш ветераны өчен дүрт бушлай ял итү оештырылды. Социаль хезмәткәрләр арасыннан хезмәт күрсәтә торган ветераннарның йорт тирәләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча хезмәт десантлары оештырылды, хәйрия акцияләре уздырылды, социаль чәчтараш бушлай сугыш ветераннарына үз хезмәтләрен тәкъдим итте.
Скарятинский бакчасында бәйрәм оештыру өчен иганәчеләрнең 64 мең сум акчасы тотылды. Барлык милек формасында эшләүче предприятиеләр һәм оешмалар фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучыларның тол хатыннары өчен чәй өстәлләре әзерләделәр, аларга азык-төлек тупланмалары тапшырдылар. Моннан тыш, "Фронтовикларга - лаеклы картлык" хәйрия проекты кысаларында муниципаль район һәм "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитетлары, Советлары җитәкчеләре, шулай ук "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге сәяси советы башкарма комитеты, шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре шәхсән шәһәр фронтовикларының өйләренә барып тәбрикләделәр, аларга азык-төлек тупланмалары һәм сувенирлар тапшырдылар. Әлеге максатларга тотылган чыгымнарның гомуми суммасы 920 мең сум тәшкил итте.
Узган ел 4000нән артык сугыш ветераны сугышта катнашучыларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре бәйрәм чараларына җәлеп ителде. Барлык чараларны оештыру өчен предприятие, оешма, учреждениеләрнең, муниципаль бюджетның 1 миллион сумнан артыграк акчасы тотылды.
- Быел ветераннар өчен нәрсәләр планлаштырыла?
- "Фронтовикларга лаеклы картлык" дигән озын сроклы хәйрия проекты дәвам ителәчәк. Моннан тыш, шәһәрдә һәм районда яшәүче сугышта катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына, аларга тиңләштерелгән затларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә Җиңү көне белән котлаулар язылган открыткалар әзерләү һәм җибәрү планлаштырыла. 9 май көнне Мәңгелек ут янында сугыш ветераннары, шәһәр һәм районда яшәүчеләр һәм кунаклар катнашында тантаналы митинг, ә үзәк мәйданда сугыш ветераннары катнашы белән тантаналы парад булачак. Скарятинский бакчасында бәйрәм концерты булачак, фронтташ дуслар өчен бәйрәм өстәлләре, күңел ачу һәм спорт чаралары, бәйрәм ярминкәсе оештырылачак. 10 майда Скарятинский бакчасында "Шәһәр бакчасында тынлы оркестр уйный" дигән ретро-кичә булачак. Мәңгелек ут янында "Хәтер вахтасы" оештырылачак.
- Торак белән тәэмин итү,матди ярдәм программалары ничек тормышка ашырыла?
-2012 елда 7 сугыш ветераны һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары торак сатып алганнар, шуларның өчесе икенчел торак базарыннан, дүртесе ГИСУ төзегән йортлардан. Хәзерге вакытта 34 кеше хәбәр көтәләр. Барлыгы 785 ветеран торак шартларын яхшырта алдылар.
Ел саен без Ленинград блокадасын алу, халыкара фашизм тоткыннарын азат итү көннәрен билгеләп үтәбез. Шәһәребездә һәм районыбызда турыдан-туры әлеге вакыйгаларда катнашкан ветераннар яши. Алар әлеге тарихи даталар уңаеннан ел саен муниципаль бюджет хисабына матди ярдәм алалар.
- Ветераннар өчен һәм алар катнашында нинди чаралар узачак?
- Шәһәр һәм районның мәгариф учреждениеләрендә бердәм Батырлык дәресләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, башка дәүләтләр территорияләрендә сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, хәрби хезмәткәрләр белән очрашулар, балалар рәсемнәре күргәзмәләре, сугыш турында иншалар, шигырьләр уку конкурслары традициягә әверелде. Волонтерлар ялгыз һәм өлкән яшьтәге сугыш һәм хезмәт ветераннарына өйләрендә ярдәм күрсәтәчәкләр. Хәрби патриотик юнәлештәге клублар утырышлары узачак. Шулай ук: "Россия, мин сине яратам!" дигән патриотик җырлар фестивале уздыру планлаштырыла.
Җиңүнең 67 еллыгына багышланган спорт ярышлары да планлаштырыла. Болар - яшүсмерләр арасында гер спорты буенча турнир, грек-рим көрәше буенча Советлар Союзы Герое В. Маринин истәлегенә ачык республика турниры, җиңел атлетика эстафетасы, самбо көрәше буенча ачык республика турниры, бокс буенча СССРның спорт мастеры Ш. Гыйльфанов истәлегенә багышланган 12 нче Бөтенроссия турниры, югары һәм урта махсус уку йортлары арасында өстәл теннисы буенча турнирлар, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр арасында турнирлар.
Армиягә чакырылучы яшьләрнең Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән очрашулары традициягә әверелде. Хәрби комиссариат быел да шундый очрашулар оештыруны планлаштыра. Моннан тыш, сугыш ветераннары күмелгән урыннар һәм хәрби мемориаллар территорияләре төзекләндереләчәк.
5 майда сугышта катнашучылардан һәм тыл хезмәтчәннәреннән торган ун кешелек Чистай делегациясе ТР Президенты Р. Миңнеханов катнашында Казанда республиканың тантаналы чараларында катнашачак. 18 майда шәһәр сугышы һәм хезмәт ветераннары советы оешуның 25 еллыгына багышланган юбилей утырышы була.
Шәһәр өяз музее Курск һәм Сталинград янындагы тарихи сугышларга багышланган "Россиянең хәрби даны" күргәзмәсенә чакырачак. Китапханәләрдә тематик күргәзмәләр оештырылачак, ветераннар белән очрашулар булачак. Мәдәният бүлеге оештырган "Ватан" дигән үзешчән иҗат коллективлары конкурслары дәвам итә. Балалар сәнгать мәктәбендә укучыларның "Ватан сакчылары, сезнең белән горурланабыз" дигән күргәзмәләре оештырыла. 5 майда Тегермән мәйданы микрорайонында территориаль җәмәгать советы, мәдәният бүлеге инициативасы белән "Мәңге сезнең исемнәрне хәтерләрбез" дигән бәйрәм булачак.
Хәзерге вакытта сугышта катнашучыларны ел саен үткәрелә торган комплекслы диспансерлаштыру алып барыла. Кирәкле даруларны алуы кыен булган ветераннар өчен аларны өйгә китерү оештырылган.
Социаль учреждениеләрдә узган елдагы кебек үк ветераннарның һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарының йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча хезмәт десанты, төрле акцияләр, ветераннар белән очрашулар оештырылачак. Сугышта катнашучы-чистайлыларга багышланган "Җиңү солдатлары" дип аталган китапның икенче томы чыгаруга әзерләнә.
Ел саен предприятиеләрдә, оешмаларда һәм учреждениеләрдә, авыл җирлеге советларында һәм район хуҗалыкларында тантаналы чаралар, концертлар, чәй эчүләр узачак. Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучыларның тол хатыннары азык-төлек тупланмалары яисә барлык төрдәге милек белән эшләүче предприятиеләр һәм оешмалар акчасы хисабына оештырылган бәйрәм чәй эчүләрендә катнашачаклар. Быел да предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре ветераннарны игътибарсыз калдырмаслар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев