Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ремонт график буенча бара

Гомуми белем бирү йортларын яңа уку елына әзерләү дәвам итә. Объектларда эшнең ничек торуы турында муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин сөйли.

- Агымдагы елда иң мөһимнәре - 1 нче лицей һәм Каргалы гимназиясе. Биредә 30 елдан артык файдалануда булган биналарны капиталь ремонтлауның респуб­лика программасы кысаларында эшләр алып барыла. Шушы көннәрдә генә анда муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов һәм подрядчы, "Гранд-Строй" фирмасы җитәкчесе Олег Батыршин булдылар.
Лицейда тәрәзәләр урнаштыру, күп кенә электр үткәргечләрне алмаштыру тулысынча төгәлләнгән, бизәкләү эшләре генә калган. Түбәне алмаштыру буенча проект алынган һәм эшләр алып барыла, планлаштырылган эш күләменең яртысына якыны үтәлгән. Төзүчеләр билгеләнгән срокка сыешалар. Гимназия буенча графиктан берникадәр калышу бар. Хәзерге вакытта объектка өстәмә төзү отрядлары җибәрелде, эш темлары аттырылды, 20 августка ремонт төгәлләнер дигән ышаныч бар. Эш төрләре турында сөйләгәндә, биредә тәрәзәләр урнаштыру тәмамланган, җылыту системасы 70 процент, түбәне алмаштыру-90 процент әзерлектә, электр сис­темасын монтажлау да ахырына якынлаша, су белән тәэмин итү һәм канализация системасын ремонтлау - 40 процент, ишекләр, сантехник җиһазлар кую, идән җәю алып барыла. Республика бюджетыннан гимназияне капиталь ремонтлау өчен 24,5 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Чыннан да, зур күләмле проект, бина тулысынча яңартыла.
Ата-аналар да үз өлешләрен кертергә булдылар, ремонтта кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтүне тәкъдим иттеләр. Каргалы авыл җирлеге территориясендә урнашкан предприятие җитәкчеләренә гимназияне яңа уку елына әзерләүдә ярдәм итүләрен сорап муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов имзасы куелган хатлар җибәрелде.
- Башка гомуми белем бирү йортлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре буенча агымдагы ремонт ничек алып барыла?
- 6 миллион сумга агымдагы ремонт ясау планлаштырылган иде. Бу җирле бюджет һәм белем бирү системасы учреждениеләренең үз бюджет акчаларын янга калдыру нәтиҗәсендә. Беренче чиратта түбәне, җылыту сис­темасын ремонтлауга игътибар бирелә. 27 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә җылыту системасы буенча сорау хәл ителде, шундый ук проблемалар Йолдыз мәктәбендә, 28 нче, Александровка һәм Бахта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә бар, эшләр алып барыла. Чистай Выселкасы, Александровка, Данауровка (биредә мәктәп белән балалар бакчасы бер бинада урнашкан) мәктәпләрендә, 28 нче һәм Йолдыздагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә түбәне ремонтлау планлаштырыла.
- Уку елына әзерләнү үз эченә матди техник базаны тулыландыруны да ала, әлеге юнәлештә эшләр ничек тора?
- Белем бирү системасын модернизацияләүнең республика программасы кысаларында, спорт инвентаре, медицина кабинетлары өчен җиһазлар, интерактив җиһазлар кую алып барыла. Аерым алганда, 1 нче лицейның, Каргалы гимназиясенең, Мөслим, Александровка, Йолдыз, Чис­тай Выселкасы, Луч мәктәпләренең спорт базасы яхшырачак. 1 нче лицейның, 1, 2 нче гимназияләрнең, кадет мәктәбенең, 1, 4 нче мәктәпләрнең медицина кабинетлары тулыландырылды. Интерактив җиһазлар, коррекцион мәктәпләрдән кала, барлык мәктәпләргә дә кайтты диярлек.
Балаларны белем көнендә яңартылган матур мәктәпләрдә каршылауга әзерләү педагогия коллективларының, ата-аналар җәмәгатьчелегенең, укучыларның үзләренең уртак эшенә әверелде. Алар сыйныфларны, янәшәдәге территорияне тәртипкә китерүдә теләп катнашалар. Барыбыз бергә булган проблемаларны хәл итәрбез дип ышанам.
Рәсемдә: 1 нче лицейның матди-техник базасы ел саен тулылана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев