Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Программалар төрле – финанслау бер

РФ гражданнарына 2012 елдан соң, ТКХны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды эшен тәмамлау планлаштырганда, үз торакларына капиталь ремонтны тулысынча мөстәкыйль түләргә туры килмәячәк. 2008 елның 1 гыйнварыннан эшен башлаган фонд төбәкләр белән өлешле нигездә күп фатирлы йортларга капиталь ремонтны һәм тузган торактан гражданнарны күчерүне финанслый. Иң элек фонд программасы 2011...

Фонд эшчәнлеге тәмамланганнан соң, Россиядә торак йортларга капиталь ремонт өчен түләүнең дүрт чыганагы булачак дип көтелә - федераль бюджет, РФ субъекты бюджеты, муниципалитетлар бюджеты һәм гражданнар үзләре.
Чистайда быел шулай ук яңалыклар булды, ике программа - федераль һәм моношәһәрләр буенча программа эшләде. Быелгы елга ике программа да үтәлгән һәм 127 миллион сум күләмендә акча үзләштерелгән. Шунысы сөендерә, генпод­рядчыларга бернинди дәгъвалар да юк диярлек.
Шушы чорда капиталь ремонт үткәрүнең иң нәтиҗәле механизмы булып туплау системасы буенча эшләүче төбәк капиталь ремонт фондларын булдыру тора. Моңа охшаш система, сүз уңаенда, Казанда инде бар, Чистай муниципаль районында да шундый фонд оештыру планлаштырыла.
Быелдан күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасын һәм тузган торактан гражданнарны күчерүне финанслау бер фондтан башкарыла. 2012 елда Татарстан капиталь ремонтка һәм тузган торак фондтан күчерүгә 1 миллиард сум, өстәвенә, быел программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча бонус буларак 250 миллион сум алырга мөмкин. Чистай шулай ук әлеге программага керәчәк. Быелгы елга капиталь ремонтны финанслауның гомуми күләме 4,3 миллиард сум тәшкил итте. Җыелган акча күләмен формалаштыруда шактый өлешне төбәк фонды тәэмин итте, ул һәр аерым алган йортта ремонтны финанслауда милекчеләрнең акчаларын актив катнаштыру принцибына нигезләнгән. Бу капиталь ремонт өчен федераль стандарт күләмендә (аена һәр квадрат метрдан 5 сум) түләүне, шулай ук аерым йорт милекчеләренең акчаларын туплау өчен махсус максатчан счетлар булдыруны күздә тота.
1 декабрьгә 2012 елга капиталь ремонт программасы булдырылырга тиеш, аның күләме агымдагы ел дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Әгәр шушы темплар сакланса, республика 6-7 ел эчендә торак фондны ремонтлап җиткермәүне бетерә алачак. Дәүләт берничә программа эшләде, шул исәптән тузган торактан күчерү, ул бюджет финанслауны күздә тота һәм энергияне саклаучы характеристикалар белән кыйммәт булмаган торак төзү идеяләрен алга чыгаруда ярдәм итә алыр иде. 2010 елның мартында РФ Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган закон төбәкләргә ТКХны үзгәртеп коруда ярдәм итү федераль фондының финанславында тузган торактан күчерү максатында төзүчеләрдән аз катлы йортлар сатып алырга яки төзергә ярдәм итте.
ТР Министрлар Кабинетында күптән түгел узган киңәшмәдә 2011 елга тузган торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республика адреслы программаның гамәлгә ашуын карадылар. ТР Премьер-министры И. Халиков ТР төзелеш министрлыгына 2012 елга тузган торак фондтан гражданнарны күчерү буенча программада катнашу өчен муниципалитетлардан заявкалар җыярга йөкләде. Хәзерге вакытта гражданнарны күчерү буенча өстәмә программаны формалаштыру тәмамлана, анда 22 муниципаль берәмлек катнашырга планлаштыра. Чистайда да шундый эш бара. Бездә инде тузган торактан күчерү өчен 60 фатирга исәпләнгән йорт әзер диярлек, ә күптән түгел аның янәшәсендә икенче йортны төзи башладылар. Тузган торакта яшәүче чистайлылар инде ноябрь азагында өй туе үткәрә алачаклар, әмма программа моның белән тәмамланмый, өченче йортны төзи башларга планлаштырыла, әмма ул язын булачак.
Рәсемдә: Тузган торакны бетерү буенча Энгельс урамында икенче йорт төзелә башлады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев