Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Поселокта яңа клуб булачак

Татарстанда авыл клублары төзелеше программасын тормышка ашыруга 461 миллион сум акча биреләчәк. Аның кысаларында районнарда 46 күп функцияле үзәкләр төзү планлаштырыла. Шундый үзәкләрнең берсе Чистай районында да булачак.

Йолдыз поселогында яшәүчеләр муниципаль вәкилләре белән очрашуларда үзләрен дулкынландыра торган күп кенә проблемаларны билгеләгәннәр иде. Күп мөрәҗәгатьләрдә поселокта яңа клуб төзү зарурлыгы торды. Иске Мәдәният йорты замана таләпләренә җавап бирми. Бинаның тузуы сәбәпле, анда төрле чаралар үткәрү дә мөмкин түгел, электр үткәргечләр дә тузган. Йолдызда яшәүчеләр муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановка әлеге хәлгә катнашуын сорап мөрәҗәгать иттеләр. Башлык шәхсән үзе урынга барып, клубны карады һәм авыл халкына яңа бина төзүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Проект эшләнде, ә инде 9 мартта Мәдәният йорты төзеләчәк урынга куәтле техника килде һәм нигез чокыры казый башлады. Әлеге хәбәр бер мизгелдә бөтен поселокка таралды һәм йолдызлылар шәхсән үзләре килеп эш барышын карадылар. Әлеге "экскурсияләр"нең нәтиҗәсе бер: "Бездә яңа клуб булачак". Бу фикер белән авыл халкы килеште. "Гранд-Строй" фирмасы төзелешнең генподрядчысы булды, ул үзен торак, шулай ук социаль тармак объектлары төзүдә яхшы яктан күрсәтте.

Яңа күп функцияле үзәк инде төзелеп бара, стеналары күтәрелде, түбәне монтажлау алып барыла. Бинаның эчке ягы штукатурланган, тиздән коммуникацияләр - газ, электр энергиясе, су һәм канализация үткәреләчәк. Июль ахырына төзүчеләр төп эшне тәмамлауны һәм күп функцияле үзәкне август ахырына тапшыруны планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев