Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Мин балаларым белән бәхетле”

Берьюлы 10 кеше әни дип әйтә, чөнки Исаншиннар гаиләсендә нәкъ шуның кадәр бала бар.

Иң кечкенә Анита биш яшьлек Данил белән балалар бакчасына йөри һәм үзләренең апалары һәм абыйлары булуга бик шатлар. Болар - Вячеслав, Давид, Валерий, Марина, Катя, Вера, Маша, Татьяна, барысы да шундый сөйкемлеләр, сизгер күңеллеләр, бер-берсенә игътибарлылар, якын кешеләре турында кайгыртып торалар. Ничек инде нәниләр алар белән горурланмасын ди.
-Мин балаларым белән бәхетле, - дип сөйли Нина Зиновьевна. - Алар безнең өчен иң кадерле байлык. Иң мөһиме, һәр баланы чын күңелдән яратырга, аның өчен әни генә түгел, ә бәлки чын дус була белергә, аның шәхесен хөрмәт итәргә кирәк. Бала сиңа ышана икән, бу бик яхшы.
Ә күп балалы ана фикеренчә, гаиләдә шундый атмосфера булдыру барыннан да элек ата-аналарга бәйле. Чөнки, нигездә, ата-аналар нинди, балалары да шундый була. Валерий Анатольевичның да әниләренә карата үз балаларында хөрмәт тәрбияләүдә роле зур. Ул кырыс әти, әмма балаларының иминлеге өчен бөтен нәрсәне дә эшләргә әзер. Тормыш иптәше белән бергә кечкенәдән үк аларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгәннәр, уллары бакчада ышанычлы ярдәмчеләр булсалар, кызлары өй эшләрендә булышалар.
Исаншиннар гаиләсе Чис­тайга Түбән Камадан кайткан, аларның шәхси йортта яшиселәре, үз ярдәмче участокларын булдырасылары килгән. Дөрес, ирле-хатынлы икесе дә биредә туганнар, шуңа да әйтергә кирәк, туган якларына әйләнеп кайтканнар.
-Әниебез безгә кадерле булган кебек, һәр кешегә дә үз әнисе иң кадерлеседер, мөгаен, - дип сөйли 19 яшьлек Татьяна, - иң яхшы, ягымлы, сине аңлаучы, мәрхәмәтле кеше. Кечкенәдән үк безгә нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуын аңлатырга тырышты, һәрвакытта да дөресен генә сөйләргә, кешеләргә ягымлы булырга, алар турында начар сүз әйтмәскә өйрәтте. Ничә яшьтә генә булсаң да, әни һәрвакыт кирәк.
Гаиләдә туганлык хисләре өстенлек итә, әлеге якты, иркен өй һәр кич балалар тавышы белән тула. Яраткан бәйрәмнәре - Яңа елны, Раштуаны каршылау, билгеле инде, туган көннәр. Ә елына күпме туган көн туры килә, инде ике оныклары үсеп килә, туганнарының балалары да бар.
-Билгеле, беренче елларда авыррак булды, керләрне кулдан юарга туры килде, кер юу машинасы да юк иде , -дип сөйли Нина Зиновьевна. - Еллар узу белән балалар үстеләр, кечкенәләрен карарга ярдәм иттеләр һәм барысы да җайланды. Үзем эшлим һәм аларның ярдәменнән башка мөмкин дә түгел.
Шуның өстенә әти-әниләре балаларының мавыгуларын яклап киләләр, аларның кызыксынуларын хөрмәт итәләр. Кызларының берсе музыка мәктәбен тәмамлаган, икенчесе шунда белем ала. Махсус алар өчен пианино сатып алганнар. Бушка вакыт уздыру, бер максатсыз урамда йөрү алар гаиләсенә хас күренеш түгел. "Үзеңне хөрмәт итәргә, үз вакытыңны кадерләргә һәм сиңа якын булган кешеләрнең иминлеге турында кайгыртырга кирәк", - биредә нәкъ менә шул принципка таянып яшиләр дә.
Ә җәен гаилә тулы составта Казан шәһәрендә Татарстанда Мәскәү көннәрен бәйрәм итү уңаеннан чараларда катнашкан. Аларга Мәскәү шәһәре хөкүмәте исеменнән бүләкләр тапшырганнар, күргәннәрдән дә уңай тәэсирләр алганнар. Ә ике көннән соң турыдан-туры Нина Зиновьевнага кагылышы булган бәйрәм. Әниләр көне уңаеннан безнең котлауларны кабул итегез, күзләрегездә һәрвакыт шатлык нурлары балкысын.
Рәсемдә: Объективка барысы да эләкмәде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев