Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күңелле һәм мәңге яшь бәйрәм

Шат, күңелле, күтәренке кәеф, кояш һәм йөрәк җылысы белән тулган Сабантуй шаулап-гөрләп үтте.

Быел катнашучылар саны тагын да күбрәк булды, бәйрәмгә эләгергә теләүчеләр саны шулкадәр күп иде ки, Энгельс урамында үзәк стадионга килү урынында транспорт бик күп җыелган иде. Сабантуйны бөтен халык ярата һәм ул күптән интернациональ бәйрәмгә әверелде. Янәшәдә яшәүче кешеләрнең бер-берсенең традицияләренә, йолаларына, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән караулары, бергәләп истәлекле даталарны билгеләп үтүләре, бергәләп халык җырларын тыңлаулары, бер-берсен милли ашамлыклар белән сыйлаулары искиткеч күңелле. Быел муниципаль район территориясендә яшәүче халыкларның үзенчәлекле көнкүрешен, юмарт милли кухня бүләкләрен, иҗади мирасын, мәдәни традицияләрен үз эченә алган авыл йортларын бизәүгә аеруча зур игътибар бирелгән. Болар - "Татар йорты", "Рус бистәсе", " Чуваш уявы", " Әзербәйҗан һәм Кавказ", "Урта Азия халыклары", "Нур" һәм "Әнәс" мәчетләре. Чистай Сабантуена килгән олы кунаклар: ТР Дәүләт Советы депутатлары Виктор Смыков, Валерий Васильев, Альберт Фәхретдинов, Андрей Симаков, дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы җитәкчесе Елена Паткина, шулай ук Мәскәү өлкәсеннән килгән кунаклар да һәр йортка кереп чыктылар, аларны Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов озатып йөрде. Бөтен җирдә дә аларны киң кунакчыллык күрсәтеп каршы алдылар, милли ашамлыкларны татып карарга тәкъдим иттеләр, бик теләп борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән йолалар, гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Сәүдә павильоннары, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмәсе, балалар аттракционнары эшләде, концерт сәхнәләрендә җирле һәм килгән артистлар чыгыш ясадылар. Бәйрәмне матур вокаль-хореографик композицияләр башлап җибәрде. Яз җитү белән җир кышкы йокыдан уяна һәм ул игьтибарга, кайгыртуга лаек. Кабат өметләр бай уңыш белән бәйле. Әлеге матур тамашада йөзләрчә кеше катнашты.
ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм җир ресурслары буенча комитеты рәисе Валерий Васильев, башка кунаклар кебек үк чистайлыларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан мөрәҗәгатен укыды. Анда, аерым алганда, сабан бәйрәме чыннан да халык арасында танылу тапты, ул барлык милләт вәкилләрен дә бергә җыя диелгән.Сабантуй үз тамырларыбызны, ата-бабаларыбызны искә алып, хөрмәтләү мөмкинлеге бирә. Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов чистайлыларның иң яраткан бәйрәмнәре Сабантуй дип атады:
-Язгы чәчү оешкан төстә , язгы-кыр эшләре оптималь срокларда үтте,- диде ассызыклап Илдус Тәлгать улы, якташларын бәйрәм белән котлап, ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре: чәчүне уңышлы тәмамлауга үзләреннән зур өлеш керткән предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары җитәкчеләре һәм коллективлары турында аерым бер ихтирам белән сөйләде. Аларга өстәп матди бүләкләү дә булды. Барлыгы 141 кеше бүләккә лаек булды, шуларның 51е механизаторлар. Шуның өстенә язгы чәчү чорында район хуҗалыкларында чәчү агрегатларында, тракторларда һәм ындыр табагында эшләгән авыл хуҗалыгы техникумының 20 студенты да бүләкләүгә тәкъдим ителде. "Вамин-Чистай" агрофирмасының "Мөслим" бүлекчәсенең башкарма директоры Наил Вәлиевка, "Кутлушкино" ширкәтенең баш инженеры Госман Гобәйдуллинга, авыл хуҗалыгы техникумының китапханә мөдире Алия Сабировага РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тугыз чис­тайлы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Алдынгылар Данир Вафинга ("Кутлушкино" ширкәте), Хөсәен Ибәтуллинга ("Чиста кыр"АПКсы +"Йолдуз" ширкәте) Николай Зубаньга ("Вамин-Чистай" АФ) Сабантуй-2012 әләмен күтәрү хокукы бирелде.
Стадионда бәйрәм башланганчы ук ипподромда ат чабышлары узды. Җиңүчеләр арасында барысы да чистайлылар. Юртаклар ярышында аталы-уллы Сергей һәм Александр Брагиннар, Шәрипҗан һәм Илназ Хәсәновлар, Валерий Максимов, Марат Тарзилин җиңүче булдылар. Токымлы атлар чабышында Мербек Мариуров, Динар Нургалиев, Айрат Хөсәенов җиңү яуладылар.
Үзәк мәйданда халык уеннары, күңел ачулар, армрестлинг, аркан тарту, җиңел атлетика, гер күтәрү һәм, билгеле инде, милли көрәш буенча спорт ярышлары башланды. Быел көрәшчеләр арасындагы ярыш аеруча киеренке булды, чөнки абсолют батырга беренче тапкыр химаячеләрнең бүләге- ВАЗ-2107 автомашинасы бүләк ителде. Яңа традициягә нигез салынды, ул Сабантуйны оештыруга тагын да абруйлырак төсмер бирде. Башлык билгеләп үткәнчә, бу көнне тарихи мизгел булды: Чистай муниципаль районы белән Мәскәү янындагы Наро-Фоминск шәһәре арасында сәүдә-икътисадый, социаль-мәдәни, фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Алар арасында тыгыз элемтә 2010 елда урнаша башлаган иде һәм менә үзара мөнәсәбәтләрнең яңа адымы. Шуның өстенә Чистай егетләре нәкъ менә әлеге хәрби дан шәһәрендә дислокацияләнгән элиталы десант һәм танк частьларында армия хезмәте узсыннар өчен тиешле сөйләшүләр дә алып барыла. Ни дисәң дә, күңелле хәбәр.
Ә бу вакытта милли уеннарда катнашырга теләүчеләр җыелды, балаларның да, өлкәннәрнең дә бүләкләргә карап күзләре кызды. Җиңү олы хисләр уятты, җиңелүчеләр дә кайгыга бирелмәделәр: бу ярышта җиңә алмаган икән, бәхет икенчесендә елмаер. Әнә алар күпме?! Селкенеп тора торган багана буйлап бик җиңел генә узучылар арасында сигез яшьлек Айрат Хәйруллин да бар. Ул инде үз яшенә дә карамастан, өченче сыйныфка күчкән, бик яхшы укый. Афәрин, биредә дә сынатмады!
Беренчеләрдән булып Вадим Бабаев багана башына менде, ул куйган максатына ирешүдә бик нык уңды. Ун яшьлек Дима Андронов та Сабантуйдан җиңүче булып китте, ул бүрәнә кисүдә тизлек һәм осталык күрсәтте. Аның яшьтәше Әлфирә Рәхмәтуллина кашыкка йомырка куеп йөгерүдә приз алды, ул башка күп кенә катнашучылар кебек үк Сабантуй турында истәлеккә бүләк алды.
Сәхнәләштерелгән үзәк мәйданда татар эстрадасы йолдызлары Ландыш Нигъмәтҗанова, Раяз Фасыйхов, Самарадан "Добро" җыр театры тамашачының күңелен ачты. Бәйрәмдә Мәскәүдән килгән "Доктор Ватсон" шоу-группасы да чыгыш ясады, алар "Бетар" фирмасы җитәкчелеге ярдәме белән катнаштылар. Башкаручыларның ташып торган көч-куәте, җырларны менә итеп башкарулары тамашачыларны дәртләндерде, кайберләре хәтта бии дә башладылар.
Сабантуйның иң югары ноктасы - абсолют батыр исеменә көрәш. Яшүсмерләр арасында авыл хуҗалыгы техникумы студенты, милли көрәш буенча республика ярышлары призеры һәм җиңүчесе Илназ Хаматшин шундый мактаулы титулга лаек булды. Өлкәннәр арасында Сабантуй-2012нең абсолют батыры дип Татар Ялтаныннан Равил Нуруллин танылды, аңа тәкә генә түгел, җиңел автомобиль дә тапшырылды. Бәйрәм атмосферасы озак вакыт сизелеп торды. Һава торышы да матур булды, ул шәһәр һәм районда яшәүчеләрне хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен юмарт бәяләде.
Сабантуйдан тулы фоторепортаж безнең сайтында «Фотогалерея» бүлегендә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев