Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Карнавал төне” шәп булды

Күптәннән килгән гадәт буенча шәһәр микрорайоннарында Яңа ел чыршылары Яңа ел бәйрәме алдыннан башландылар. Халык киң колач белән күңел ачты.

Елгачылар микрорайонында яшәүчеләрне Яңа ел белән судно ремонтлау заводының яңа җитәкчелеге котлады. Тегермән мәйданы микрорайонында Яңа ел чыршысы ОСТО автомәктәбе янындагы ачык мәйданчыкка куелган иде. Җирле предприятиеләр һәм оешмалар ярдәме белән мик­рорайонда яшәүчеләргә җирле үзешчән коллективлардан кала, Казаннан килгән кунаклар бәйрәм бүләк иттеләр. Аерым алганда, Венера Ганиеваның дәртле җырлар башкаруында олысы да, кечесе дә биеде. Ун елга беренче тапкыр Яңа ел чыршысын шәһәрнең үзәк мәйданына куйдылар.
Әмма төп Яңа ел тантанасы Скарятинский бакчасында узды, быел биредә кеше гаять күп иде. Бирегә килгән чистайлылар өчен Яңа ел искиткеч матур тамашага әверелде - төрле төстәге җем-җем итүче утлар, аттракционнар, боздан һәм кардан ясалган сыннар, ныгытмалар, яктыртылган бозлы шугалак һәм, әлбәттә, Яңа ел чыршысы. Яңартылган Скарятинский бакчасы муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты В. Смыковның уртак хезмәт җимеше.
"Яңа ел чыршысы" янында "Карнавал төне" тамашасы булды. Аның төп геройлары Э. Рязановның танылган фильм персонажлары булдылар, алар чистайлылар алдында җырладылар, биеделәр, шаярттылар. Шәһәр һәм районның иң яхшы үзешчән сәнгать коллективлары бик кызык­лы бәйрәм программасын әзерләгәннәр. Быел яңалыклар да булды - чистайлылар өчен муниципаль район башкарма комитетының яшьләр бүлеге начальнигы О. Купцова, муниципаль район советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Р. Хөснуллин җыр башкардылар, ә халык мәшгульлеге үзәге директоры В. Пономарев һәм икътисад, идарә һәм хокук институтының Чистай филиалы директоры О. Доб­ронравова дуэты чистайлылар күңеленә хуш килде Моның өчен Скарятинский бакчасына килгән күпсанлы чистайлылардан алкышлар алдылар.
Муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов чис­тайлыларны якынлашып килүче 2012 ел белән котлады, сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләде һәм узган елда кергән гадәт буенча якташларга музыкаль котлау бүләк итте. Бәйрәм шәп узды, ул Яңа ел салюты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев