Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Карлы–буранлы кыш уңайсыз хәлдә калдырмаячак

Декабрь башында республикада кар күп яуды, яңгыр да булды. Шушы уңайдан энергетиклар барыннан да күбрәк борчылдылар, чөнки узган елгы хәл кабатланырга мөмкин иде, ул вакытта "бозлы" яңгырдан соң электр тапшыру линияләре терәкләре ауды, үткәргечләр өзелде, быел алай булмады. Ә менә кар күп ява торган чор, күрәсең, җитте.

-Безнең муниципаль районда"Буран" планы эшләнде һәм үзгәрешләр кертелде,-ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р. Миңголов,- кирәк булса ул гамәлгә кертеләчәк, әмма әлегә андый ихтыяж юк.
Предприятиеләргә шәһәр урамнары беркетелде, аларны кыска вакыт эчендә кардан чистартырга кирәк.
Предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан өстәмә рәвештә 20гә якын берәмлек техника: бульдозерлар, грейдерлар, йөк машиналары бүлеп бирелде, бу шәһәрдә төп транспорт агымын кар көртләреннән чистартырга мөмкинлек бирде.
-Хәзер көн саен Чистайда кардан чистарту өчен 20-25 берәмлек техника чыга,- ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Нургатин,- өстәвенә, ун КамАЗ җәлеп ителде, аларның һәрберсе каты көнкүреш калдыклары полигонына карны чыгарып, бер көндә 15ләп рейс ясый. Кибетләр һәм фирма офисларын кардан чистарту һәм бозны бетерү белән әлегә соңга калалар, әмма хәзер шәһәрне төзекләндерү буенча аларның эшен махсус комиссия контрольдә тота, әгәр кибет янында ком сибелмәгән булса һәм түбәдән боз сөңгеләре асылынып торса, кар көртләре өелгән булса, хуҗаларга зур штраф салыначак.
Кардан вакытында чистарту мәсьәләсен муниципаль власть контрольдә тота. Муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов "Торак комплексы" ИК, "Монолит", "Чистый город", "Индустрия" ширкәтләрендә булды, шәһәрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләрнең кышка әзерлеген тикшерде. Әлеге коммуналь предприятиеләрнең эшчәнлеге шәһәр өчен гаять мөһим, чөнки аларның хезмәткәрләре һәм техника чүп-чар чыгаруны, шулай ук шәһәр урамнарын чистартуны тәэмин итәләр.
Урамнарны карап тоту буенча эшләрнең төп күләме "Монолит" предприятиесенә төшә. Предприятие директоры В. Бухаров моның белән бернинди проблемалар булмаячак - кардан чистарту техникасы әзер дип билгеләп узды.
Чүп-чар чыгару белән дә проблемалар булмаячак. "Индустрия" предприятиесе яңа техника сатып алды һәм аның эшендә бернинди өзеклекләр күзәтелмәячәк.
"Монолит" һәм "Индустрия" кыш алдыннан шәһәр урамнарыннан чүп чыгару буенча зур эш башкардылар. Тонналаган каты көнкүреш калдыклары полигонга чыгарылды, бу эштә чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә катнашып, чистайлылар да ярдәм иттеләр. Шәһәр кышка чиста булып керде, әлбәттә, проблемалар һәм ризасызлыклар булды, әмма алар инде хәл ителә.
Быел кыш салкын гына түгел, ә карлы да булыр дип көтелә. Республика башкаласында техника урамнарны кардан чис­тартырга өлгерми. Шуңа күрә Казанда килеп чыккан хәлне төзәтү өчен ирекле рәвештә кешеләр җыю башланды. Кышын шәһәргә ярдәм итәргә һәм акча эшләргә теләүчеләргә көрәкләр тапшырдылар. Инде 300 яшь кеше - студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары җыелган. Чистай коммунальщиклары исә әлегә үз көчләренә таяналар, әмма шундый вариантны да карыйлар. Күптән түгел Чистайга килгән ТР Президенты Р. Миңнеханов шәһәрдә юлларның яхшы булуын билгеләп үтте һәм коммунальщикларның киләчәктә дә шулай эшләүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев