Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Канализация сулары юлда боз булып катканнар

Газета редакциясенә елгачылар поселогында яшәүче ханым даими рәвештә канализация сулары агуына зарланып мөрәҗәгать итте.

- Поселокта һәрвакыт са­сы ис сизелә, ә коммуналь хез­мәтләр бернинди чара күрмиләр. Шундый сулар суык­ларда туңалар һәм машиналар йөри торган юлда чакыр-чокырлар барлыкка килә. Бу юлның иң куркыныч участок­ларының берсе. Ә бит каршыда гына балалар бакчасы. Ата-аналар сабыйларын балалар бакчасына алып киләләр һәм еш кына юлда таеп егылалар, - ди хатын-кыз.
Чыннан да, бу микрорайонда шундый хәл еш һәм елның теләсә кайсы вакытында кабатлана. Бу участокта бернинди ремонт эшләре үткәрелмәгән. Биредә балалар бакчасыннан кала, кадет мәктәп-интернаты һәм балалар уйный торган мәйданчык урнашкан.
Проблема бүгенгәчә хәл ителмәгән. Имгәнүләр алу куркынычы булган участок бетерелмәгән һәм анда хәтта ком да сибелмәгән. Поселок халкы һаман иза чигеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай канализация