Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Индустриаль паркка баш ревизор килде

11 июньдә Чистай индустриаль паркы иртәдән үк кырмыска оясын хәтерләтте һәм бу болай гына түгел: бирегә РФ Тышкы икътисад банкы җитәкчесе урынбасары Ирина Макиева инспекция сәфәре белән килде.

Ул шулай ук моношәһәрләрне яклау буенча эшче төркем рәисе дә булып тора, 2010 елда Чистай моношәһәрләр төркеменә керде.
Ирина Владимировнаны күптән инде Тышкы икътисад банкының "тимер хатын-кызы" дип атыйлар, аның кайбер мәсьәләләр буенча катгый позициясе бар, шул ук вакытта ул әңгәмәдәшен дә тыңлый һәм дөрес карар да кабул итә белә.ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов белән вертолетта очып килеп, Макиева шунда ук Чистайның муниципаль власть вәкилләре һәм индустриаль парк резидентлары белән аны киләчәктә үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Аны производство мәй­дан­­нарын әзерләү һәм резидентларның керү срок­лары канәгать­лән­дерде, ул аларның срок­лары өзелгән дип саный.
Ирина Владимировна Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗановка булачак резидентлар хакында катлаулы сораулар бирде. Сорау бәясе югары, чөнки индустриаль паркка шулай ук чит илләр вәкилләрен дә чакырырга уйлыйлар. Татарстанның кайбер районнарында бу эшли инде, ә Чистайда әлегә юк. Макиева якын арада Чистай индустриаль паркында берничә чит ил инвесторы булсын дигән теләген белдерде, бу мәсьәлә өстендә эшлиләр инде.
-Мин ызгышырга дип килмәдем,- диде ассызыклап Ирина Макиева,- мин Чистайның үсүен телим, моңа ирешәчәкмен дә. Моношәһәрләрне үстерү проектлары буенча финанслауны без элеккеге кебек 2 миллиард сумнан түгел, ә 1 миллиард сумнан алып барабыз. Әгәр проектның бәясе азрак икән - эшкә җирле банклар керешә.
Ул шулай ук индустриаль паркны үзләштергәндә федераль, респуб­лика һәм җирле бюджетлар акчасын файдалану турындагы сорауны да бирде һәм җаваптан канәгать калды. Федераль бюджет акчасы тулысынча үзләштерелгән һәм барыннан да элек коммуналь инфраструктура буенча.
Аннан соң индустриаль паркның баш кураторы аның резидентлары белән аралашты һәм тормышка ашырыла торган проектларны финанслау чыганакларының һәрберсе белән сөйләште. Төп басым Саклык банкына ясалды, ул индустриаль паркны финанслауда төп субъект буларак катнаша. Әлеге мәсьәлә буенча Чистай муниципаль районы белән Саклык банкы арасында килешү төзелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Индустриаль паркка