Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдар Халиков: “Чистайлыларның горурланырлык нәрсәләре бар”

Шимбә көнне ТР Премьер-министры Илдар Халиков Чистайга эш визиты белән килде. Ул кайбер объектларны карады һәм Шәһәр көнен бәйрәм итүдә катнашты.

Быел 231 еллыгын билгеләп үтүче шәһәребез бәйрәменә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты А. Сидякин, ТР Дәүләт Советы депутатлары В. Смыков, А. Симаков, Н. Вәлиев, В. Васильев килделәр. Аларны муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов озата йөрде. Иң башта ТР Хөкүмәте җитәкчесе сәгать заводының производство мәйданчыгында булды, анда "Алабуга" (рәсемдә) махсус транспорт заводы" фирмасы чыгара торган продукцияне карады. Биредә "Пежо Боксер" микроавтобусы базасында балалар ташу өчен махсус мәктәп автобуслары ясыйлар, киләчәк планнарында - инвалидлар ихтыяҗлары өчен микроавтобусларны яңадан җиһазландыру. И. Халиков автомобильләрне игътибар белән карады, берсенең руль артына да утырды, салонны тикшерде һәм күптән түгел оешкан предприятие эшчеләренең хезмәтен яхшы бәяләде.
Скарятинский бакчасында Премьер-министр баштан ук ротондага таба юнәлде, анда яңа өйләнешүчеләрне хөрмәтләү булды, "Туй серпантины" үткәрелде. Бу кояшлы шимбә көнендә 11 пар никахларын теркәделәр, алар арасында Гафуровлар гаиләсе дә бар. Иң башта яңа өйләнешүчеләрне муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов котлады, аннан соң И. Халиков сүз алды, ул чистайлыларның никахлашу тантанасын уздыру өчен бик матур ысул һәм урын сайлауларын билгеләп үтте. Ул Анастасия белән Артурны тәбрикләп, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете теләде.
Дәүләт Советы депутаты В. Смыков (Скарятинский бакчасы аның инициативасы буенча яңартыла) ТР Премьер-министрына нәрсә эшләнүе һәм тагын нәрсә эшләнәчәге турында сөйләде. Биредә ачылган аттракционнардан тыш, автодром да эшли башлады, кызлар һәм малайлар машина йөртү осталыгының беренче дәресләрен биредә ала алалар. И. Халиков Скарятинский бакчасында күргәннәрдән канәгать калды һәм тагын бер тапкыр кешеләр ял итәрлек, уңайлы эскәмияләрдә утырып саф һава сулап, буш вакытларын балалары белән бергә үткәрү өчен шундый ял итү урыннары төзү хәзер бөтен республика буенча да башкарылачак дип билгеләп үтте. Аннан соң И. Халиков Борис Пастернак музеенда булды, биредә Чистай дәүләт тарихи-архитектур һәм әдәби музей тыюлыгы оештыру концепциясе тәкъдим ителде, ул шәһәр һәм районның үзенчәлекле мәдәни мирасын саклау өчен 15тән артыграк музей оештыруга һәм берләштерүгә исәп тота.
-Чистайлыларның горурланырлык нәрсәләре бар, - диде И.Халиков, - алар яши торган шәһәрнең борынгы традицияләре бар. Ул күп гасырлар буена эре индустриаль һәм авыл хуҗалыгы үзәге булып торды. Бөек Ватан сугышы елларында Чистай 200дән артык язучы һәм мәдәният эшлеклесе, аларның гаилә әгъзалары өчен туган йортка әверелде. Әлеге истәлекне сакларга кирәк. Музей берләшмәсе хезмәткәрләре Премьер-министрга музей-тыюлык оештыруны иң югары дәрәҗәдә яклавын сорап мөрәҗәгать иттеләр. Илдар Шәфкать улы әлеге идеяне яклап кына калмавы, әмма актив рәвештә алга этәрәчәге турында вәгъдә бирде. Шуның белән бергә чистайлылар үзләре тарихи мирасны саклау, туризмны үстерү, рекреацион зоналар булдыру процессына актив кушылырга тиешләр. Нәкъ шул вакытта Кама буендагы шәһәргә туристлар тартылачак. Илдар Шәфкать улы зур кызыксыну белән Пастернак музеендагы экспозицияләрне карады, экскурсоводның бөек язучының Чистайдагы тормышы турында сөйләвен тыңлады.
Аннан соң ТР Премьер-министры шәһәр стадионында булды, анда шәһәр көненә багышланган тантаналарда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X