Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Икмәк исе килгән кулларга дан

Мәдәни-ял итү үзәгендә узган шимбә көнне авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү булды.

Тантаналы чараны ачып муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов район хезмәтчәннәренең гомум республика икмәгенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Иртә таңнан төнге караңгыга кадәр комбайнчылар басуда эшләделәр, кыска вакытта игеннәрне җыеп алдылар. Чистай районы республикада өченче булып бөртекле культураларны җыеп алу турында рапорт бирде. Ватаныбыз амбарларына 100 мең тоннага якын бөртек салынды, ныклы терлек азыгы базасы булдырылды. Инвесторлар - "Ак Барс холдинг", "Вамин", "Кулон" төгәл эшлиләр, аларның эше нәтиҗәсендә районыбызның торак пунктлары үзгәрде, яңа эш урыннары барлыкка килде. Гаилә фермаларын оештыру буенча төгәл максатчан эш алып барыла, алар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә сизелерлек өлеш кертәләр. И. Әхмәтҗанов алдынгы авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренә Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И. Чурин районның агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең җайга салынган эшенә игътибар юнәлтте. Бөртеклеләрдән зур уңыш җыеп алынды, терлек азыгы белән дә бернинди проблема юк, 15 мең гектарда уҗым культуралары чәчелде, бу киләсе елга без икмәкле булачакбыз дигән ышаныч бирә. Республиканың кайбер районнарында мөгезле эре терлекләр санын киметүгә юл куйган вакытта, Чистай районы терлекләр санын элеккеге дәрәҗәдә генә сак­лап калмады, ә бәлки 700 башка арттырды да. Монда крестьян-фермер хуҗалыкларының өлеше зур.
Бәйрәм кунакларын чын күңелдән мунициапаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев котлады, ул Чис­тай игенчеләре елдан-ел үз эшләренең сыйфатын яхшырталар, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыралар, шуның белән Татарстанның гына түгел, Россиянең дә азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертәләр дип билгеләп үтте. Марат Хөснулла улы урак өстендә аеруча тырышып эшләүчеләргә Мактау грамоталары һәм премияләр тапшырды. Бәйрәм дәвамында авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә үзешчән артистлар чыгыш ясадылар. Рус, татар, чуваш җырлары һәм биюләр берәүне дә битараф калдырмады.
Рәсемдә: Яхшы хезмәт өчен башлык кулыннан Мактау грамотасы һәм премия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев