Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшмәкәрләргә ярдәм итәчәкләр

Узган җомгада Чистайда бизнес-форум булды, анда кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме формалары буенча фикер алыштылар. Форумда катнашучылар, ә алар нигездә эшмәкәрләр, Чистайның кече һәм урта предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим иткән күргәзмәне карадылар.

Очрашуны ачкан ТР сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев билгеләп үткәнчә, моңа охшаш чаралар республиканың инде берничә районында узган. Аларның максаты - бизнеска дәүләт ярдәме мәсьәләсендә уртак нокталарны табу. Кызганычка каршы, кайбер эшмәкәрләр әлеге мәсьәләдә читтән күзәтүчеләр позициясендә торалар, аның каравы, хәзерге вакытта тикшерүче структуралар ягыннан бизнеска бернинди киртәләр юк. Рес­публика власте республика дәрәҗәсендә хәл итәргә мөмкин булган проблемалар буенча эшмәкәрләрдән тәкъдимнәр көтә, өстәвенә, инде хәзердән үк хәтта федераль дәрәҗәдә проблемалар хәл ителә.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев бездә кече һәм урта эшмәкәрлекнең ничек үсүен сөйләде. Хәзерге вакытта муниципаль районда 3000нән артыграк субъект- 500дән артыграк кече предприятие һәм 2,5 меңнән артыграк шәхси эшмәкәр эшчәнлек алып бара. Бизнесның әлеге төрендә 16 мең кеше эшли. Кече һәм урта бизнесның әйләнеше 8 миллиард сумнан артыграк тәшкил итә, бу муниципаль бюджетта шактый өлешне тәшкил итә.
Шул ук вакытта шәһәр һәм республика банклары узган ел муниципаль районда кече бизнесны үстерүгә 2010 ел белән чагыштырганда бирелә торган кредитларның күләмен 2,7 тапкырга арттырып, 567 миллион сум керткәннәр. Үз эшен оештыру өчен 100 кеше субсидия алган, өстәвенә алар 300дән артыграк эш урыны булдырганнар.
Хәзерге вакытта производствоның әлеге тармагында төп үсеш юнәлешләре формалашкан - авыл хуҗалыгы, кием-салым тегү, транспорт һәм ТКХ хезмәтләре күрсәтү.
Исәпләү буенча, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга кергән барлык салымнарның 40ка якын процентын кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары салымнары тәшкил итәчәк - ә бу якынча 500 миллион сум.
Хәзерге вакытта әлеге тармакка ярдәм күрсәтү берничә структура эшчәнлеге ярдәмендә башкарыла - формалашу стадиясендә торучы "Чистай" индустриаль паркыннан кала, бизнес-инкубатор, "Восток" индустриаль технопаркы. Муниципаль район башлыгы каршында эшмәкәрләр советы эшли.Бизнес-форумда катнашучыларны ТР инвестицион үсеш агентлыгының эшмәкәрлекне үстерү идарәсе начальнигы Алексей Угаровның чыгышы кызыксындырды. Узган ел республикада кече һәм урта бизнес субъектларына җиде ярдәм күрсәтү программасы гамәлдә булган. Быел алар кимемәячәк - финанслау элеккеге дәрәҗәдә кала, әмма, кызганычка каршы, кече һәм урта бизнес предприятиеләре тиешле инициатива күрсәтмиләр. Республикада 164 мең эшмәкәр, әмма дәүләт ярдәме программасы белән аларның барлыгы 1,5 проценты гына җәлеп ителгән. Бу властька эшмәкәрләр белән мөнәсәбәтне ничек яхшырак төзергә кирәклеге өстендә уйлану өчен сәбәп.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча бизнес-инкубатор җитәкчесе Павел Максимов, "Чистай" индустриаль паркы" ИК вәкиле Евгений Зубков үз фикерләрен җиткерделәр. Казаннан килгән вәкилләр тарафыннан Чистай районында өстенлекле бизнес төрләрен сайлау темалары, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итү программалары күтәрелде.
Бизнес-форум барышында эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган темалар буенча сораулар бирделәр. Казаннан килгән вәкилләр шунда ук җавап бирә алмаган мөрәҗәгатьләргә эшмәкәрләргә кыска вакыт эчендә шәхсән җавап бирергә вәгъдә иттеләр. Мондый очрашу кече һәм урта бизнесның проблемалары җитәрлек булуын күрсәтте.
Рәсемдә: Ш.Агиев һәм М.Гобәев Чистай предприятиеләре продукциясен карыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев