Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Еллар узса да, күңел картаймый

Менә егерме ел инде Россия Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә.

Татарстанда 1 миллионнан артыграк пенсионер яши, шуның 357 меңе бүгенге көнгә кадәр эшли. Хәзер республикада 100 яшь чиген узган 174 кеше яши, шуның 59ы Казанда яши. Буа районында һәм Казанда шул рәвешчә 109 һәм 108 яшькә җиткән ике әби яши. Берничә ел дәвамында республикада 100 яшьтән узучыларны юбилей белән котлау традициясе бар. Хәзер озак яшәүчеләрне 100 яшьтә түгел, ә 90 яшь тулгач хөрмәтләү һәм РФ Президенты котлауларын тапшыру турында карар кабул ителгән.
Олы яшьтә булуларына да карамастан, пенсионерлар үз инициативалары белән актив рәвештә компьютер грамотасын үзләштерделәр. Респуб­ликада бу планда өч юнәлеш тормышка ашырыла. Респуб­лика бюджетыннан "Интернет-долголетие" программасы финанслана. Аның буенча компьютер грамотасына өйрәнү теләге белдергән гражданнардан 15 мең гариза кабул ителгән, 11 мең пенсионер компьютерны өйрәнгәннәр. Республика предприятиеләре һәм оешмалары компьютер грамотасына өйрәтү программасы буенча үз хисапларына элеккеге 2,5 мең хезмәткәрләрен укыттылар, ә "Өченче буын университеты" программасы буенча 3,3 мең пенсионер укыды. Татарстанда барлыгы компьютер грамотасы нигезләренә өлкән яшьтәге 17 меңнән артыграк кеше өйрәнде.
Өлкәннәр ункөнлегендә балалары булмаган һәм алардан якын кешеләре баш тарткан ялгыз пенсионерларга аерым игътибар бирелә. 15 мең кешегә социаль хезмәт күрсәтелә. Республиканың 51 социаль хезмәт күрсәтү бүлеге өйгә барып хезмәт күрсәтә. Өлкәннәр турында яшьләр дә кайгырта, алар картларны үз опекаларына алалар һәм өендә яки фатирында тәртип урнаштыруда, кибеттән ашамлыклар сатып алуда, уңыш җыюда, ә үз җир участогы булмаганда түбәнәйтелгән бәяләрдән ярминкәләрдә яшелчә яки бәрәңге сатып алып ярдәм күрсәтәләр. Шуның белән беррәттән ниндидер сәбәпләр аркасында социаль хезмәт органнары күз уңыннан читтә калган ялгыз пенсионерларга "тимурчылар" да ярдәм итә. Өлкәннәр ункөнлегендә "Чиста йорт" акциясе дә уздырылачак, ә теләүчеләргә кышкы чорга яшелчәләр әзерләүдә ярдәм күрсәтеләчәк. Өч ел дәвамында социаль яклау идарәләре тарафыннан "Туган як" акциясе уздырыла, пенсионерлар үзләренең кече ватаннарына барып кайта алалар. Өлкәннәр ункөнлегендә пенсионерлар өчен концертлар, фестивальлар, конкурслар, спорт ярышлары оештырылачак, анда теләгән һәр кеше катнаша ала.
Элеккеге традиция буенча пенсия яшендәге барлык гражданнарга пенсия таныклыгы күрсәтеп мунчада юыну хезмәте күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев