Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Чистопольский джамаат» террорчылык берләшмәсе әгъзаларының эше судка тапшырылган

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). «Чистопольский джамаат» террорчылык бергәлеге әгъзаларына карата җинаять эше Россия Идел буе округы хәрби судына юлланган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматлары буенча 38 яшьлек Марат Сабиров, 32 яшьлек Рафаэль Зарипов, 38 яшьлек Айрат Ситдыйков, 36 яшьлек Алмаз Галев, 25 яшьлек Михаил Мартьянов, 29 яшьлек Руслан Гафуров, 39 яшьлек Җәүдәт Ганиев, 29 яшьлек Станислав Трофимчик һәм 53 яшьлек Рамиль Абитов суд каршына басачак. Алар террорчылык бергәлеге оештыруда, анда катнашуда, терактлар ясауда, террорчылык эшчәнлегенә чакыруда, законсыз рәвештә утлы корал әзерләүдә һәм башка икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнә.
Тикшерү фаразлавынча 2012 елдан алып 2013 елның августына кадәр Миңгалиев белән Сабиров бергәлек оештырганнар һәм анда аларның танышлары кергән.
"2013 елның ноябрендә гаепләнүчеләр террорчылык актлары ("Түбән Кама Нефтехим" ААҖ объектлары юнәлешендә кулдан эшләнгән реактив снарядлар җибәрү, Чистайда чиркәүләргә һәм Яңа Чишмә районы Ленино авылында гыйбадәтханә йортына ут төрткәннәр) кылган, - дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.
Шулай ук гаепләнүчеләр Сабиров һәм Ситдыйков җинаять оешмасын финаслау өчен металл җыю белән шөгыльләнгән. Законсыз бизнестан керем 8 млн сумнан арткан. Җинаятьчеләр аның бер өлешенә күчемсез милек, "Газель" йөк машинасы һәм сәнәгый үлчәү алган.
Тентү вакытында гаепләнүчеләрдән 8 берәмлек утлы ату коралы, хәрби кирәк-яраклар, шартлаткыч матдәләр һәм корылмалар алынган.
"Җинаятьтәшләр үз гаепләрен танымаган, барысы да сак астына алынган", - дип ачыклык кертте Р. Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай «Чистопольский джамаат»