Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайлыларга яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылды

Бүген аварияле торактан күчерү программасы буенча төзелгән яңа йортны ачу тантанасы булды.

Өч катлы йорт Вахитов ура­мында урнашкан. Ул уз­ган ел төзелә башлаган иде. Әйтергә кирәк, йорт кыска срокларда, сыйфатлы салынды.
- Йорттагы барлыгы 24 фатирны да аварияле торактан күчерү программасында катнашучы чистайлылар алды, - дип билгеләп үтте муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Владимир Никитин. - Аварияле йортларда яшәүчеләр үз фатирларын тапшырганнан соң, аларга яңа торак алу өчен сертификатлар бирелде. Аларның торагы квадрат метры 11 мең сумнан сатып алынды.
Йортны ачуга РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов килделәр.
Фатир ачкычларын яңа хуҗаларга тантаналы рәвештә тапшыру булды. Шушы йорттан торак алган Резеда Шабанова рәхмәт сүзләре җиткерде, биредә ул улы белән яшәячәк.
Күптән түгел йорт янында зур булмаган балалар мәйданчыгы барлыкка килде, хәзер сабыйларга уйнар өчен урын бар. Ә Чистайда гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай яңа йортны ачу аварияле торактан күчерү программасы