Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайлылар тәҗрибәсе илебезне кызыксындырды

Балалар поликлиникасы коллективы Бөтенроссия "Сәламәт Россия" конкурсында катнашты, "Хәрәкәт итү - сәламәт булуга табигый теләк" проекты тәкъдим итте. Аның авторлары РФ Сәламәтлек саклау министрлыгыннан сертификат алдылар, ә аларның эшләнмәләре сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча иң яхшы Россия тәҗрибәсе китапханәсенә керде.

Без проектларны булдыручыларның берсе табиб-педиатр Светлана Малагина белән очраштык һәм конкурста катнашу турында сөйләвен сорадык.
- Балалар поликлиникасы белгечләре күп еллар инде "Хәрәкәт итү - сәламәт булуга табигый теләк" башлангыч кисәтү-профилактик программасы юнәлешендә эшлиләр. Без ата-аналар, балалар бакчалары, мәктәпләр коллективлары белән терәк-аппарат хәрәкәте бозылу, гиподинамия белән бәйле булган авыруларны кисәтү һәм тайпылышларны коррекцияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив хезмәттәшлек итәбез. Әлеге эшләнмәләр дәвалау физкультурасы буенча табиб Надежда Галиева белән бергә әзерләнгән проект нигезенә алынды.
Соңгы елларда үсеп килүче буынның сәламәтлеге начараю артканнан-арта бара. Төп сәбәпләрнең берсе - аз хәрәкәтләнү. Балалар күп вакытларын компьютер артында үткәрәләр, саф һавада, хәрәкәтчән уеннар турында оныталар. Кызганычка каршы, физкультура дәресләре генә үсүче организмның хәрәкәтләнү ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерми һәм шуның нәтиҗәсен­дә авыруларның тулы комплексы барлыкка килә. Яшьләрдә үз сәламәтлекләренә карата яхшы мөнәсәбәт булмау аеруча борчый. Безнең проект беренче чиратта әлеге проблема буенча киң мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.
Бала сәламәтлеге турында кайгырту ул туганчы ук башлана. Без булачак әниләр белән бала тормышының беренче көненнән үк "Сонатал" тууга кадәрге педагогика ресурсларын файдаланып күнегүләр үткәрәбез, участок табибы һәм шәфкать туташы баланың сәламәтлеген үз опекаларына алалар. Бала мәктәпкәчә балалар учреждениесенә кергәннән соң, аның сәламәтлеге, шул исәптән физик үсеше турында балалар бакчасы персоналы кайгырта. Безнең проект сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү эшендә буыннар дәвамчанлыгын карый. Әлеге программа кысаларында барлык балалар бакчалары, шул исәптән коррекция, авыллардагы балалар бакчалары белән хезмәттәшлек итәбез. Гомуми белем бирү йортлары - 3 нче гимназия, Чистай-Выселкасы мәктәбе, өстәмә белем бирү учреждениесе дә әлеге проектка кушылдылар.
Иманым камил, максатчан эш үз нәтиҗәләрен бирә. Ел саен үткәрелә торган медицина тикшерүләре балаларның һәм яшүсмерләрнең сәламәтлек торышы яхшыруын раслыйлар. Сын-гәүдәсе бозылган балалар саны 40, гиподинамия белән бәйле авырулар саны ун процентка кимеде. Ә иң мөһиме - уңай кәеф барлыкка килде, сәламәт булу теләге артты.
Рәсемдә: Дәвалау физкультурасы буенча инструктор Сергей Никонов Риваль Батыршин һәм Вилена Мәгъсүмова белән күнегүләр үткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев