Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайлылар актив тавыш бирделәр

Россия Президентын сайлауларның башыннан ук Чистайдагы барлык сайлау участокларында җанлылык хөкем сөрде. Төш вакытына сайлау участокларына шәһәрдәге сайлаучыларның 30 проценттан, ә районда 40 проценттан артыгы килде.

Боз сараенда 2768 нче сайлау участогы ачылу белән бирегә чын мәгънәсендә халык агыла башлады. Беренчеләрдән булып үз гражданлык бурычын муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов үтәде.
Шунысы сөендерде, әлеге сайлау участогында, хәер башкаларда кебек үк, веб-камералар куелган, алар он-лайн режимында эшләделәр һәм махсус порталда теркәлгән теләсә кайсы чис­тайлы реаль вакыт режимында сайлауларның барышын гына түгел, ә сайлау бюллетеньнәрен санауны да күзәтә алды. Бу көнне төрле партияләр - "Бердәм Россия", Коммунистлар партиясе, ЛДПР, "Гадел Россия"дән күзәтүчеләрнең эше төгәл куелган иде. Сайлау участогында тавыш бирү көнендә бернинди бозулар ачыкланмады.
×××
Муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев элеккеге "Сельхозтехника" территориясендәге мәдәни-спорт комплексында урнашкан 2777 нче номерлы сайлау участогында тавыш бирде. Сүз уңаенда, тавыш бирүгә хокукы булган әйләнә-тирәдәге урамнарда яшәүчеләрнең килүе шулай ук шактый югары булды - төш вакытына биредә инде сайлаучыларның якынча 50 проценты тавыш биргән иде.
×××
Икътисад-идарә һәм хокук институтының Ногин урамы, 97 адресы буенча урнашкан Чистай филиалы бинасындагы 2787 нче номерлы сайлау участогында тавыш бирү сайлау процессын бозмыйча гадәти режимда узды. Участок сайлау комиссиясе рәисе Лариса Колмыкова сүзләренә караганда, әйләнә-тирәдәге йортларда яшәүчеләр инде иртәдән үк гражданлык бурычын үтәргә - РФ Президентына теге яки бу кандидат өчен тавыш бирергә килгәннәр. Һәм бу юлы узган сайлауларга караганда, сайлаучылар тагын да активрак булдылар. 10 сәгать 30 минутка участокта инде 20 проценттан артыграк сайлаучы тавыш бирде. Биредә беренче тапкыр тавыш биргән өч граждан бар иде, алар истәлеккә бүләкләр алдылар. Кичке сәгать сигезенчеләрдә, алдан исәпләү буенча, инде сайлаучыларның 72 проценты тавыш биргән иде. Участокта РФ Президентына кандидатлар В. Путин, Г. Зюганов һәм КПРФтан күзәтүчеләр бар иде.
×××
2784 нче номерлы сайлау участогында исемлеккә кертелгән сайлаучыларның өчтән бер өлеше сәгать 11гә тавыш бирү өчен урналар янына килделәр.
-Халыкның активлыгы шактый югары,- дип билгеләп үтте учас­ток сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Закирова, - бу халыкның сайлауларны уңышлы үткәрүгә кызыксыну, үз кандидатлары өчен тавыш бирү теләге барлыгы турында сөйли. Тавыш бирү өчен исемлеккә 1483 кеше кертелгән, сәгать 11гә безнең участокта сайлаучыларның 35 проценты тавыш бирде, шул исәптән дүртесе исәптән төшү таныклыгы буенча. Тавыш бирү хокукына беренче тапкыр ия булучылар арасында 11 яшь кеше бар. Беренчеләрдән булып үз гражданлык бурычын Юлия Перелыгина үтәде. Без аны тормышындагы гаять мөһим вакыйга белән котладык. Тавыш бирүне раслаучы диплом, истәлеккә сувенир тапшырдык. Шулай ук сайлауларда беренче тапкыр катнашучыларның барысы өчен дә дипломнар һәм сувенирлар әзерләнде.
×××
Чуваш Ялтаны авылында РФ Президентын сайлауга тавыш бирүчеләр шактый актив булдылар, инде иртәдән үк җирле мәктәптә урнашкан 2814 нче сайлау участогына лаеклы кандидат өчен үз тавышларын бирергә дип пенсионерлар килде. Көндезге сәгать 11ләрдә сайлаучылар тагын да активлашты, сайлау учас­тогында хәтта РФ Президентына теге яки бу кандидат өчен тавыш бирергә теләүчеләрдән торган зур булмаган чират барлыкка килде. Сайлауларда 95 процент тавыш бирүче катнашкан - биредә инде күптән бу кадәр кешенең катнашканы булмаган.
Бүген Чистай муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль органнары җитәкчеләре белән планерка-киңәшмәдә муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Р. Хамматов Чистай муниципаль районында РФ Президентын сайлау нәтиҗәләре буенча мәгълүмат белән чыкты. Бу сайлауларда сайлаучыларның килүе узган сайлауларга караганда 5 процентка югарырак булуы билгеләп үтелде. Аерым алганда, шәһәр буенча - 80,60 процент, ә район буенча - 93,08 процент. В. Путин өчен шәһәрдә сайлаучыларның 77,32 проценты, район буенча - 87,92; Г. Зюганов өчен шәһәр буенча - 14,39, район буенча - 7,7; М. Прохоров өчен шәһәр буенча - 2,86, район буенча - 1,23; В. Жириновский өчен шәһәр буенча 2,86, район буенча - 1,86; С. Миронов өчен шәһәр буенча - 1,81, район буенча - 0,82.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев