Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайда ветеринарлар ит һәм сөт җитештерүне контрольгә алачаклар

Агымдагы елның 1 маеннан Евразия икътисад комиссиясе советы тарафыннан кабул ителгән «Ит һәм сөтнең куркынычсызлыгы турындагы» Таможня союзының техник регламенты үз көченә керә. Төп таләпләр - сатыла торган продуктларны һәм һәр авыл җирлегендәге сую пунктларындагы җиһазларны сыйфатлы ветеринар-санитар тикшерү.

Регламент таләпләре шәхси хуҗалыкларында үзләре куллану өчен ит һәм сөт җитештерүче авыл халкына карата кулланылмый. Ә менә авыл товар җитештерүчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары һәм үз продукцияләрен эшкәртүче предприятиеләргә куючы һәм Чистай яки республиканың башка шәһәрләрендәге базарларда халыкка сатучы гражданнарга саграк булырга кирәк.

Май аеннан башлап терлекләрне ветеринарлар тикшергәннән соң һәм бары тик дәүләт теркәве үтәргә тиешле производство объектларында гына суярга мөмкин булачак. Суелган ит һәм башка продуктлар мәҗбүри ветеринар-санитар экспертиза үтәргә һәм келәймә сугылырга тиеш. Авылларда бу эшне район дәүләт ветеринария берләшмәсенең махсус төркеме үткәрәчәк. Ит һәм сөт продукциясе генә түгел, җитештерү, саклау процессы үзе, китерү, сату һәм утильләштерү дә техник көйләү объекты булып торачак.

- Сую пунктларын торак пунктлардан читтә торак корылмалардан, социаль учреждениеләрдән, фермалардан, көтүлекләрдән, сулыклардан һәм гомуми куллану урыннарыннан 300 метр ераклыкта төзү тәкъдим ителә, - дип аңлата район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Зиннур Шәрипов. - Производство биналарын төзегәндә сукбай этләрнең үтеп керүен булдырмас өчен барлык санитар-техник нормаларны үтәргә кирәк. Сую пункты территориясен әйләндереп алырга, керү һәм чыгу урыннарында дезинфекцияле киртәләр урнаштырырга. «Сөт һәм сөт продукциясенең куркынычсызлыгы турындагы» техник регламент та җитди таләпләр куя. Сатуга чыгарыр алдыннан тиешле экспертиза үткән продуктларга ветеринария сертификаты бирелә. Базарда саткан вакытта җитештерүче үз продукциясенең куркынычсызлыгы турында хәбәр итү белән беррәттән, сөтне кайнатып эчәргә кирәклеге турында искә төшереп торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев