Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайда күрмәүче җәяүлеләр өчен махсус юллар төзелде

Тегермән мәйданы микрорайонында өч ай дәвамында торак йортларны сукырлар ихтыяҗына туры китереп төзекләндерү дәвам итте. 36, 38, 40-а, 44 нче йортлар янында махсус җәяүлеләр сукмагы салынды.

Әлеге эшләр «Уңайлы мохит» федераль программаны тормышка ашыру кысаларында башкарылды, сүз уңаенда, бездә аның белән беррәттән үзебезнең, рес­публика программасы да эшли.
-Санаулы вакыт эчендә әлеге участок үзгәрде, - дип сөйли Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге рәисе Рифкать Гардиев. - Безнең күбебезгә әлеге матурлыкны күрү мөмкин булмаса да, без көн саен аяк астындагы уңайлыкларны тоябыз. Асфальт өслеккә махсус рәвештә тактиль плитка урнаштырылды, бу аяклар яки кул таягы ярдәмендә теләгән якка борылу, юлда дөрес юнәлеш сайлау мөмкинлеге бирә. Хәзер шундый юл безнең офиска кадәр сузылды, бөтенләй күрмәүче кеше дә тыныч кына барып җитә алачак. Элек аңа илтүче тротуар да бик начар хәлдә иде, гади җәяүлеләргә дә аннан йөрүе авыр булды, күрмәүчеләр турында сөйләп тә торасы юк инде. Ә хәзер юл тигез, шома, инвалидлар ихтыяҗына да җайлаштырылган. Рифкать Гәрәйхан улы әлеге микрорайонда яшәүче сукырлар өчен шат.
-Биредә яхшы юл ясадылар, ниһаять, сизелерлек үзгәрешләр булды, - дип сөйли Иван Бабаев. - Бик уңайлы, үзеңне тулы хокуклы җәяүле итеп тоясың.
Иван Александрович үзе күп еллар УПП ВОСта эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Әмма җирле бүлектәге бер генә җыелышны да, чараны да калдырмый.
«Элек шулай булган булса икән!» - диләр рәхмәт йөзеннән минем әңгәмәдәшләрем.
Билгеле, сукырлар әлеге яңалыктан бик канәгать. Ә менә кайбер яшәүчеләрдә аларның йортлары тирәсендәге үзгәрешләр канәгатьсезлек уяткан.
-Әлеге җәяүлеләр юлын салу барышында эшчеләр безнең бик матур чәчәклекне юкка чыгардылар, барысын да казып аттылар, хәтта үзләреннән соң калган материалларны да җыеп алмадылар, - дип зарлана 40-а йортта яшәүче. - Безнең өчен өстәмә уңайсызлыклар барлыкка килде, ә бит безнең йортта берничә кеше генә күрү буенча инвалид.
-Рифкать Гардиевның үзенә дә ни өчен бу эшне башладыгыз, ишегалды төзелеш мәйданчыгына әверелде, бөтен җирдә траншеялар дип тәнкыйть сүзләрен күп ишетергә туры килгән. Хәзер, билгеле, хәл берникадәр үзгәргән, уңай яклар күбрәк. Тегермән мәйданы элек-электән күрү буенча инвалидлар күпләп яши торган микрорайон булып санала, шуңа да алар өчен уңай шартлар тудыру муниципаль район җитәкчелеге өчен төп бурычларның берсе. 2006 елда Җиңүнең 40 еллыгы урамында шулай ук тавышлы светофор эшли башлады. Сукырлар фикеренә караганда, светофор аларга гына түгел, кечкенә яшьтәге мәктәп балаларына да юлны аркылы имин чыгу мөмкинлеге бирә.

Шундый светофорлар шәһәр үзәгендә, Урицкий - К.Маркс, К.Маркс - Л.Толстой урамнары чатында, үзәк стадион - сәгать заводы проходное участогында да урнаштырылган. Тактиль плиткалы махсус җәяүлеләр юлы социаль яклау идарәсе, үзәк дәваханә, «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен йорт янында да салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев