Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистай епархиясе булдырылды

Безнең шәһәргә Казан Татарстан митрополиты Анастасий килде. Аның килүе Казан епархиясендә барган үзгәрешләр белән бәйле. Ул Никольский соборында служба һәм Кама аръягы төбәге руханилары белән җыелыш уздырды.

Җирле массакүләм мәгълүмат чараларына биргән интервьюсында митрополит Анастасий Патриарх Кирилл рәислеге астында узган Рус православие чиркәвенең Изге синод утырышында өч епархия булдырырга һәм шуларның берсенең административ-чиркәү үзәге итеп Чистайны ясарга дигән карар кабул ителүен билгеләп үзды. Никольский соборы кафедраль статусы алачак.
Үзгәрешләр приходлар саны арту белән бәйле, яңа епархиядә алар 70 тирәсе һәм 170кә якын рухани. Ул Идел буенда Казан епархиясеннән соң иң эре, Чистай һәм Түбән Кама епархиясе дип аталачак, элеккеге традицияләрне кайтарырга, миссионерлык, белем тарату эшен активрак алып барырга тиеш. Уздырыла торган реформаның максаты - халыкка якынрак булу, приходлар эшчәнлеген контрольдә тоту мөмкинлеге.
Үзгәрешләр һәм Чистайда епархия булдыру белән бәйле, административ бина кирәк, әлегә ул юк. Бу мәсьәлә республика дәрәҗәсендә каралды һәм җитәкчелектә яклау тапты. Җирле власть та бу мәсьәләдә ярдәм итсен иде. Якын арада епархия башлыгы сайланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев