Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүләкләр күңелгә хуш килде

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе дәвам итә.

Ул "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең хәйрия эшчәнлеге буенча респуб­лика советы патронажлыгында уза. Партиянең җирле бүлегенең сәяси советы әлеге акцияне безнең муниципаль районда да оештырды. Эшләр барышы турында без партиянең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Наилә Моратованың сөйләвен үтендек.
-"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе - бу җәмгыятьнең гражданлык позициясе күрсәткече, яшь чистайлыларга истә калырлык бәйрәм бүләк итү, социаль яклауга мохтаҗ балалар турында кайгыртучанлык күрсәтү мөмкинлеге. Муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегенең сәяси советы сәркатибе Илдус Әхмәтҗанов кул куйган хатлар предприятиеләр, авыл хуҗалыгы җитәк­челәре, депутатлар - шул исәптән "Бердәм Россия" фракция­се әгъзалары исеменә җибәрелде, Хатларда партия проектында актив катнашырга чакырыла. Беренчеләрдән булып педагогия көллияте, салым инспекциясе, үзәк базар коллективлары ярдәм кулы суздылар. Алар канцелярия товарлары салган букчалар тапшырдылар. 22 августта, Скарятинский бакчасында беренче сыйныфка баручыларга бүләкләр тапшыру тантанасы булачак. Шуның өстенә беренче сыйныфка баручылар өчен уку йортларында, предприятиеләрдә дә бәйрәмнәр уздырылачак, анда шулай ук букчалар тапшырылачак. Шундый тантана безнең офиста узды инде. Аида Сөнгатуллинага һәм Дарина Еремеевага бүләкләр тапшырырга, бары тик яхшы билгеләр теләргә дип педагогия көллияте директоры Энҗе Гафиятуллина (рәсемдә) килде.
Әлбәттә, Энҗе Хәбибулла кызыннан акциядә катнашу мотивлары турында сорадык.
-Педагог буларак бу минем тормыш позициям, акциянең беренче уза торган елларыннан бирле катнашам. Аннан соң бөтен коллектив та кушылды. Рәсми стартка кадәр үк, җәйге педагоглар советында бу мәсьәләне тикшерәбез. Быел да шулай булды, без җиде букча әзерләдек, яшь хуҗаларына ошарлар дип ышанам.
Безнең коллектив, башкалардан аермалы буларак, бу проблеманы тирәннән беләдер, мөгаен. Безнең студентлар социаль учреждениеләрдә практика узалар, педагоглар да еш кунаклар. Балаларның назлы сүздән, яхшы мөнәсәбәттән күзләре яктырганын, йөзләрендә елмаю барлыкка килүен без беләбез. Һәрбер кешенең тормышында оныта алмаслык вакыйгалар була. Шуларның берсе - белем көне һәм беренче мәктәп кыңгыравы. Кадерле балаларыбызның шушы истәлекле вакыйгалары, чын күңелдән шатланулары өчен без, олылар, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә катнашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев