Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәла-казага юлыкмас өчен...

Шәһәрдә һәм районда 10нан 12 октябрьгә кадәр идарә органнары, оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре белән команда-штаб күнегүләре уздырылды. Закон буенча мондый күнегүләр биш елга бер тапкыр уздырылырга тиеш. Шундый тулы күләмле чара бездә 2007 елда булган иде һәм менә яңасының вакыты җитте.

Күнегүләр башланганчыга кадәр үк ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында планнан тыш тикшерүләр уздырдылар, сүз уңаенда, кайбер предприятиеләр һәм оешмалар адресына тискәре фикерләр дә белдерелде, алар гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бурычларын үтәүгә җитәрлек дәрәҗәдә әзерләнмәгәннәр дип бәяләнделәр.
Күнегүләрнең беренче көнендә ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Ю. Венедиктов практикада җыелма эвакуация пунктларын (СЭП) җәелдерүне һәм муниципаль районның эвакуация органнарының эшне оештыруын тикшерде. 12 СЭПның 11е әзер дип табылды, берсе әзер түгел. Шулай ук 14 хезмәтнең өчесе чикләнгән дәрәҗәдә, икесе бөтенләй әзер түгел. Хезмәтләрнең әзерлегенә яхшы билгесе бирелде.
Күнегүләрнең икенче көнендә иртәнге 7 сәгатьтә муниципаль районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенең җитәкче составын тревога буенча күтәрделәр. Көч идарәсе органнарын һәм территориаль берләшмә звенолары чараларын гадәттән тыш хәлләр буенча төрле режимнарда эшләүгә күчерү, техноген һәм табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерү тикшерелде. Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы үткәрелде, анда барлык предприятиеләр һәм оешмалар алдына бурычлар куелды, биремнәр җиткерелде.
1 нче бирем-Кама аръягы районнарында трансформатор подстанциясе җимерелү сәбәпле электр энергиясен өзү, подстанция персоналының, шулай ук Чистай электр челтәре хезмәтләренең электр энергиясе өзелгән шартлардагы эше. Полковник Ю. Венедиктов җитәкчелегендәге тикшерүчеләр подстанция диспетчерларының эшне йомшак оештыруларыннан канәгать калмадылар, ә персонал (55 кеше эшләде) ярыйсы гына эшләде.
2 нче бирем - "Вамин-Чистай" фирмасында үлгән бозауның түләмә белән авыравы турында шик туа. Шунда ук махсус төркем эшли башлый. Фирма персоналының, махсус төркемнең, ветеринарларның, санэпиткүзәтүчеләрнең гамәлләре төгәл булды һәм тикшерүчеләрнең иң яхшы бәяләвенә лаек булдылар.
3 нче бирем - "Чистопольнефтепродукт" - цистернаның герметиклыгы беткән һәм нефть продуктлары түгелгән, янгын чыккан. Нефть түгелү мәйданы 3.200 кв.метр дип бәяләнгән. Республиканың башка районнарыннан да коткаручылар җәлеп ителгән. Нефтебаза коллективының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр начальнигы С. Сәхапов җитәкчелегендәге эшенә яхшы билгесе куелды.
4 нче бирем - сөт комбинатының компрессор цехында авария, аммиак түгелгән. Аварияне бетерү һәм авария-торгызу эшләрен башкару. Аварияне бетерүгә 24 кеше җәлеп ителде, оештыру белән проблемалар булмады, яхшы билгесе куелды.
5 нче бирем - Икътисад, идарә һәм хокук институтының Чис­тай филиалында күп кеше булганда янгын чыгу, бинадан эвакуацияләү һәм янгынны сүндерү. Югары уку йорты җитәкчелегенең гамәлләре, шул исәптән органнарның үзара элемтәсе төгәл булса да, кайбер хезмәтләрнең эше буенча кимчелекләр бар. Шулай да яхшы билгесе куелды.
6 нчы бирем - су объектында, комга утырган ял итү катерындагы кешеләрне коткару. Биредә коткаручылар төгәл эшләделәр һәм аларның тырышлыгы югары бәяләнде. Гадәттән тыш хәлләр эше буенча хезмәтләргә яхшы билгесе куелды һәм аларның алларына куелган бурычларны үтәү өчен әзер һәм сәләтле дип таныдылар.
Күнегүләрнең өченче этабы катлаулырак булды. Идарә органнарын, предприятиеләрне һәм оешмаларны тыныч тормыштан сугыш чорына күчерү планы эшләнде. Сугыш чоры буенча биремнәр узган көннең кичендә алынды, ә иртәнге 7 сәгатьтә муниципаль район гражданнар оборонасының җитәкчелек составына хәбәр итүләр башланды. Бер сәгатьтә өч дәрәҗә гражданнар оборонасы чараларын уздыру буенча төрле сорауларга җавап бирүче барлык хезмәтләр вәкилләре җыелды. Шәһәр предприятиесенең берсендә гражданнар оборонасы буенча штаб урнашты. Ю. Венедиктов та бирегә килде. Муниципаль районның гражданнар оборонасы җитәкчесе И. Әхмәтҗанов доклад белән чыкты. Ул Чистайның кайбер предприятиеләрен виртуаль бомбага тоту нәтиҗәсендә республиканың алты муниципаль районында халыкны эвакуацияләү алып барыла дип белдерде. Гражданнар оборонасы җитәкчеләренә өч дәрәҗәдәге гражданнар оборонасы чараларын үтәү буенча бурыч куела, ягъни гражданнар оборонасы тыныч тормыштан сугыш чорына күчерелә. Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиядәге кебек үк хезмәтләр начальникларының докладлары төгәл булды, үз эш участоклары өчен җаваплы кешеләр билгеләнде.
Тикшерүчеләр кайбер объектларга барып, предприятие һәм оешмаларның сугыш игълан итү нәтиҗәсендә ничек эшләүләренә үзләре инандылар. Шәһәр элеваторында бомбага тоту нәтиҗәсендә җимерекләр барлыкка килә, кешеләр хәрабәләр астында калалар, ике кешенең һәлак булуы һәм алтысының яралануы ачыклана. Бирегә зона эзләү-коткару отряды коткаручылары килә, алар хәрабәләр астындагы кешеләрне эзлиләр. Коткаручылар эшенә яхшы билгесе куела. Балалар һәм яшьләр иҗат йорты базасында шәхси саклану чаралары (противогаз) пунктын урнаштыру буенча чаралар уздырыла. Билге - яхшы. Дошман гади зарарлау чаралары кулланганнан соң беренче медицина ярдәме отрядын урнаштыру буенча эшләрне 2 нче шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре уздыра. Медиклар медицина хезмәте начальнигы В. Хәмитов, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр начальнигы И. Мәрданов җитәкчелегендә төгәл эшлиләр. Бәя - яхшы. Райпода туклану пункты урнаштырыла, биредә эвакуацияләнгән халыкның матди техник тәэмин ителеше, туклануны, азык-төлек һәм әйберләр тәэмин итүне оештыру тикшерелә.
Нәтиҗә ясаганда күнегүләрнең максатка ирешүе билгеләп үтелде. Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре куелган таләпләргә җавап бирәләр. ТР гражданнар оборонасы җитәкчесе, ТР Премьер-министры И. Халиковка Чис­тай муниципаль районындагы күнегүләргә яхшы билгесе куюны раслау тәкъдим ителәчәк. Җирле властька әле хаталар өстендә эшләргә, күнегү нәтиҗәләрен 1 декабрьгә кадәр анализларга, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча документларны үзгәртергә, химик яктан куркыныч предприятиеләрне локаль хәбәр итү системалары белән тәэмин итү буенча чаралар күрергә кирәк. Әлеге мәсьәлә буенча муниципаль район башлыгы, муниципаль районның гражданнар оборонасы җитәкчесе И. Әхмәтҗанов үз фикерен белдерде. Ул әлеге күнегүләр сугыш уйнау гына түгел, ә катлаулы шартларда барлык предприятиеләрнең һәм оешмаларның эшләрен тикшерү дип белдерде. Әлеге тикшерүне барысы да уза алмады. Димәк, муниципаль власть тиешле нәтиҗә ясарга, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча чараларны үтәүне таләп итәргә тиеш.
Рәсемдә: 2 нче шәһәр хастаханәсе: "Билгесезлек вакыты җитте"; түләмә авыруы йоктыру куркынычы бетерелде; элеваторда коткаручылар төгәл эшләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев