Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ә бәхетсезлек борылышта гына көтеп торган

Бөтен дөньяда көн саен юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә 3 мең кеше һәлак була, ә 100 меңгә якыны авыр тән җәрәхәтләре ала. Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгасы корбаннарын искә алу көне әлеге күңелсез фактларга игътибар җәлеп итү өчен кирәк, ул Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе резолюциясе нигезендә 2005 елдан башлап ноябрь аеның өченче якшәмбесендә...

Ул барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен һава, юл шартларына битараф булмасыннар, билгеләгән кагыйдәләрне бозмасыннар өчен кисәтү булып хезмәт итә. Россиядә һәр көнне шундый фаҗигаләр нәтиҗәсендә 100гә якын кешенең гомере өзелә. Һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең күпчелеге яшьләр, 20дән 30 яшькә кадәргеләр. Фаҗигаләр нәтиҗәсендә безнең якын кешеләребезнең гомере өзелә, югалту ачысы бүгенгә кадәр бетми. Ә кемдер гомерлеккә инвалид булып кала, бөтен хыяллары, планнары юкка чыга, юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә балалары, әти-әниләре, абый-энеләре, апа-сеңелләре һәлак булган кешеләрнең кайгыларын ничек аңлатырга. Тугыз айда шәһәребез һәм районыбыз юлларында зыян күрүчеләр белән 143 юл-транспорт вакыйгасы булды, бу узган елның шул чорына карата сизелерлек күп. Корбаннар саны да арткан: 22 кешенең гомерен кире кайтарып булмый инде (узган ел 12 кеше). Һәлак булучылар арасында бала да бар. Юл хәрәкәтендә катнашучы 187 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды (169). Җәяүлеләр гаебе белән дә фаҗигаләр саны арткан, биш очракта алар исерек хәлдә булганнар, өчесе машина тәгәрмәче астына эләккән, әмма элеккечә үк юл-транспорт вакыйгаларының күпчелегендә машина йөртүчеләр (нигездә шәхси транспорт чаралары хуҗалары) гаепле, аларның законны санга сукмаулары еш кына күңелсез нәтиҗәләргә китерә. Бигрәк тә алар руль артына исерек хәлдә утырганда. Ә бәхетсезлек аяк астында гына. Гыйнвар, июль, октябрь айларында иң күп фаҗигаләр булган. Соңгы айда гына да шундый 24 юл-транспорт вакыйгасы булган, 5 кеше һәлак булган, 29 кеше җитди җәрәхәтләр алган. Юл-транспорт вакыйгалары төрләре арасында бәрелешү, җәяүлеләрне бәрдерү һәм әйләнеп кап­лану "беренчелекне" алып тора. Энгельс һәм К. Маркс урамнары, Казан-Оренбург автотрассасы зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт вакыйгасы саны буенча "алдынгылар" рәтендә.
Бүген ЮХИДИ бүлеге педагогия көллияте студентлары белән бергә үзәк мәйданда юл-транспорт вакыйгасы корбаннарын искә алу акциясе уздыралар. Бу мәңгелеккә безнең арадан китүчеләрне искә алу көне. Акциядә катнашучыларга кушылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев