Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер-берегезне саклагыз

Скарятинский бакчасында Бөтенроссия гаилә көненә багышланган якты, матур бәйрәм булды.

Ул мәдәният бүлеге, дөресрәге, "Төзүче" мәдәният йорты тарафыннан әзерләнде һәм нәкъ менә 8 июльдә, Изге Петр һәм Феврония Муромскийлар көнендә узды. Аларны борынгы заманнардан ук гаилә сакчылары дип санаганнар. Бу хакта чистайлыларга котлаулар белән мөрәҗәгать иткән иерей Сергей атакай да сөйләде.
Аз гына тарих: Феврония князь Петрны каты авырудан дәвалаган гади кеше була. Һичшиксез, боярның янәшәсендәгеләр әлеге никахка каршы булалар. Крестьян хатын-кызны тиң күрмиләр. Билгеле, яшь князь өчен мәхәббәт мөһимрәк була. Туйны гади генә үткәрәләр, әмма бик матур, муллыкта яшиләр. Тик Петрның гади кызга өйләнүебоярларга һәм дәрәҗәле шәһәрлеләргә тынгылык бирмәгән. Петр белән Феврония мәхәббәтләре хакына властьтан ваз кичәләр һәм Ока елгасы буена йөзеп китәләр. Алар авылда яши башлыйлар. Фетнә-чуалышлар башлангач, боярлар Петрга яраткан хатыны белән Муромга кайтуын үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Еллар уза, алар картая. Ул вакыттагы гореф-гадәтләр буенча алар бер-берсеннән аерылып монастырьга китәләр. Алар 1228 елда бер үк көнне, бер үк сәгатьтә вафат булалар. Аларны төрле урыннарда җирлиләр, ә иртән исә аларның үле гәүдәләре Пречистая Богородица чиркәвендә бердәм таш табутта хасил була. Буыннардан буыннарга тапшырылып килүче менә шундый мәхәббәт, тугрылык тарихы. Феврония һәм Петр ир белән хатын булуның да батырлык була алуын күрсәттеләр.
Вахрамовлар гаиләсе менә 64 ел инде бергә. Юрий Александрович һәм Мария Михайловна үзләренең бриллиант туйларын моннан дүрт ел элек Никахлашу сараенда якыннары янәшәсендә тантаналы шартларда билгеләп үттеләр. Алар һәр көннең кадерен белеп, балалары, оныклары белән аралашуның ямен, тәмен белеп яшиләр.Аларга ромашка таҗы формасында ясалган РФның "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Нәкъ менә чисталык һәм гүзәллекнең гәүдәләнеше булган ромашка бәйрәм символы булып тора. Вахрамовларны Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина котлады, бүләкләр тапшырды. Зур, тату Чистай гаиләсенең башлыгы дип тәкъдим ителгән Илдус Тәлгать улы бәйрәмдә катнашучыларга уңышлар, иминлек, гаилә, ата-ана булу бәхете теләде.
-Бер-берегезне саклагыз, юл куя белегез, кискен адымнар ясамагыз, үз бәхет кошыгызны кулдан ычкындырмагыз, - тормыш тәҗрибәсе туплаган Вахрамовларның әлеге акыллы сүзләре үз язмышларын күптән түгел бергә бәйләгән яшь парларга һәм шушы адымны ясарга теләүчеләргә дә адресланган иде. Мәсәлән, шушы адымны ясарга җыенучы Михаил Солодов үзенең искиткеч гүзәл сөйгән яры Ксения белән әлеге бәйрәмдә игътибар үзәгендә иде, бу исә үзенә күрә ярәшү булды. Булачак кияү белән кәләш яңа өйләнешүчеләр өчен булган ротондада вальс әйләнделәр.
Бәйрәмдә күп балалы гаиләләрнең берсе булган Лариса һәм Андрей Рыбочкиннарны да хөрмәтләделәр. Аларның биш менә дигән уллары һәм ике сөйкемле кызлары үсеп килә. Гаилә башлыгы - дин әһеле, гаиләдә гаилә традицияләрен, гореф-гадәтләрне хөрмәтлиләр, тормыш кыйммәтләрен югары бәялиләр. Чын, тату, хезмәт сөючән гаилә үрнәге, биредә үзара аңлашу, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә.
Четырче мәдәният йорты коллективы кәләш сатып алу йоласын күрсәтте, ул тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Алар зур канәгатьлек белән үзешчән артистлар уенын күзәттеләр, аерым моментларга комментарийлар бирделәр. Православие модасын күрсәтү булды.
Скарятинский бакчасында аттракционнар, гаилә тематикасын яктырткан балалар рәсеме күргәзмәсе эшләде, теләгән һәркемгә "Мин сезгә язам" исемле махсус стендта теләк-мөрәҗәгать калдырырга мөмкин иде. "Бер-берегезне яратыгыз", "Бер-берегезне саклагыз", "Үз гаиләгезне яратыгыз" - "Теләкләр ромашка"сының төп эчтәлеге шулардан гыйбарәт.
Оештыручылар бу бәйрәмгә ромашкадан махсус веноклар үрделәр, аларны бәйрәм кунакларына бүләк иттеләр. Үзенчәлекле, бик күркәм булды.
Әлбәттә, йөрәкләргә шатлык, рәхәтлек биреп музыка яңгырады. Иң мөһиме - балалар әти-әниләре белән бергәләп күңел ачтылар, бер-берсенә игътибар күрсәттеләр. Хәер, моның сәбәбе дә менә дигән иде бит - шундый күңелле бәйрәм, Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев