Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Балачак Ритмнары” шаккатыра белә

Балалар сәнгать мәктәбенең "Балачак ритмнары" хореография коллективы муниципаль районның иҗат делегациясе составында Казанда Универсиада кысаларында узачак мәдәни программада катнашучы булачак.

Без коллектив җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Вдовина белән очраштык һәм әлеге вакыйгага әзерлекнең ничек баруы турында сөйләвен сорадык.
-Быел без хореография бүлегенең юбилеен билгеләп үтәчәкбез. 10 ел дәвамында ышанычлы рәвештә осталык бөеклегенә күтәреләбез, аны республика, Россия, халыкара дәрәҗәдәге конкурслардагы һәм фестивальләрдәге җиңүләребез һәм казанышларыбыз белән раслыйбыз. Аларның кайберләрен генә атап үтәм: "Созвездие-Йолдызлык", "Йолдызлар кабызабыз", "Сабантуйның салават күпере", "Талантлар фейервергы". Шуңа да игътибар итегез, аларның исеменә асылы салынган - алар иң яхшы иҗат көчләрен җыялар, көчле көндәшләр арасында лидерлар булалар, бу танылу һәм үз мөмкинлекләренә ышану. Сүз уңаенда, "Йолдызлык"та уңышлы чыгыш ясавыбыз өчен диңгезгә бару мөмкинлеге алдык. Һәм анда да үзебезнең иҗат осталыгыбыз белән шатландырдык. Севастопольдә, хәрби диңгез флоты базасында чыгыш ясадык, командованиенең Рәхмәт хатына лаек булдык. Анда без Казандагы коллегаларыбыз белән бергәләп үзенчәлекле композиция төзедек. Димәк, безнең үзара аралашу тәҗрибәбез бар, иманым камил, чистайлыларның иҗат десанты нигезендә дә уңышлы урын алырбыз.
Әлеге еллар эчендә мәгънәсе һәм эчтәлеге буенча күп кенә кызык­лы номерлар җыелды, асылда, ул кечкенә спектакль, шул исәптән милли мәдәният чыганакларыннан җыелган. Универсиадага кадәр калган вакыт эчендә халык иҗаты колоритын тагын да тулырак ачучы берничә күренешне эшләргә кирәк. Гомумән алганда, "Балачак ритм­нары" оештырылган өч яшь төркеменең һәрберсе куелган бурычны уңышлы башкарып чыга алачак.
Коллектив яңа сюжетлар эзләү, музыкаль озату сайлау өстендә актив эшли. Билгеле инде, уңыш китерүче номерлар турында да онытмыйк. Ирина Юрьевна урта төркемнең яңа составы белән җирле шагыйрә Елена Быкова шигырьләре нигезендә куелган "Юллар арасында" дигән композицияне торгызырга булды, музыкаль фонны үзе сайлады. Өч өлештән торган поэзия, мелодия, хореография югары сәнгать гимны буларак кабул ителә.
-Балалар үсә,- ди күңел­сезләнеп Ирина, - олы тормышка аяк басалар. Әмма хореография белән шөгыльләнүне дәвам итүләре, профильле уку йортларына керүләре һәм үзләренең бию коллективлары булдырулары шатландыра. Укучым Камилә Ишморатова коллегама әверелде. Мәктәп программасының яңа фәннәр белән тулылануы шатландыра, "Классик бию" барлыкка килде, безнең белән профессиональ гимнаст эшли, бу, берсүзсез, мөмкинлекләрне арттыра, репертуарны баета. Шартларның тыгыз булуы борчый билгеле, мәктәптә нибары 103 баланың гына уку мөмкинлеге бар, ә теләүчеләр бик күп. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә әзерлек төркемнәре алып барабыз. Бу кече төркем конкурс нигезендә тулыландыру өчен безнең резерв.
- Заманча хореография үз эченә халык һәм классик бию элементларын, акробатиканы алды, аларның барысын да бергә берләштереп ничек истә калырлык номер әзерләргә?
-Төрле жанрларның энҗе бөртекләреннән төзелгән нигез уңышлы сайлап алынган музыкаль әсәр булып тора, ә һәр кешенең аерым һәм бөтен коллективның тулаем сәләтле башкаруы композицияне төгәлли.
-"Балачак ритмнары" коллективында катнашучылар Универсиада кунакларына нәрсә күрсәтергә телиләр?
Анжела Галкина:
-Мин Ирина Юрьевнага биш яшьтә килдем, бу хореографның һөнәри күнекмәләрен алу мөмкинлеге биргән менә дигән осталык мәктәбе булды. Студентлар уеннары беренче чиратта ул - спорт, димәк, без дә үзебезнең спорт мөмкинлекләребезне күрсәтергә тиештер.
Лилия Шәйхетдинова:
-Коллективта өч елга якын шөгыльләнәм. Бию сәнгатенең күп кенә нечкәлекләренә төшендем. Хәзер кечерәк төркем белән җитәкчелек итәм, үзем белгәнне аларга өйрәтәм. "Балачак ритмнары" - бу көчле коллектив, ул эшли белә һәм һәрвакыт үз мөмкинлекләре белән сөендерә ала.
Киләсе атнада Казанда "Весенние выкрутасы" халык-ара конкурсы узачак, уңышлы чыгыш ясарбыз дип уйлыйм.
Универсиада кунакларына милли колорит кызыклы булыр, шул исәптән без тәкъдим иткәне дә дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев