Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ата-аналар тәҗрибә уртаклаштылар

Тәрбиягә балалар алган ата-аналар һәм опекуннарның "Рожденные сердцем" дигән беренче слеты Балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды, анда 138 кеше чакырылган иде.

Слетта катнашучыларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева сәламләде. Ул мәрхәмәтлелек күрсәтүләре, сизгер күңелле булулары, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар язмышына битараф булмаулары өчен аларга рәхмәт белдерде. Мондый слет беренче тапкыр үткәрелә, ул тәрбиягә балалар алган гаиләләр арасында ныклы үзараэлемтә, бала тәрбияләү буенча тәҗрибә уртаклашу буенча зур эшкә нигез салды, ул традициягә әверелергә, килеп туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш. Надежда Александровна Россия Федерациясе территориясендә ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләк белдергән кешеләргә әзерлек узу турында таныклыклар тапшырды.
Тормышта һәр кеше өчен гаилә - төп терәк, ә бала өчен бигрәк тә. Әмма кызганычка каршы, шулай килеп чыккан инде, бала якын кешеләреннән аерылган. Муниципаль район башкарма комитетының опека һәм помечительлек бүлеге начальнигы Светлана Сударкина билгеләп үткәнчә, агымдагы елның тугыз аенда 20 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм хокуклары чикләнгән. Ата-ана каравыннан мәхрүм калган 17 бала ачыкланган. Аларның бишесе мәгариф учреж­дениеләренә урнаштырылган, тугызысы опекага бирелгән, өчесен уллыкка алганнар.
Агымдагы елның 1 октябренә опека бүлегендә 58 уллыкка алынган бала исәптә тора, 140 гаиләдә опекага бирелгән 170 бала яши, 34 гаиләдә тәрбиягә алынган 61 бала яши.
Тәрбиягә бала алучы ата-аналар клубы оештыру планлаштырыла, аның кысаларында балалар тәрбияләүгә кагылышлы иң киң даирәдәге мәсьәләләр хәл ителә­чәк. Республикада ел саен гаиләләрен алмаштыручы гаиләләрдә яшәүче балалар арасында "Минем гаилә" дигән иҗат эшләре конкурслары уздырыла. "Минем иң якын кешем" номинациясендә Фәния Миңнуллина җиңүче, Александр Терентьев дипломант булды Бүләкләү тантанасы Казанда Халыкара гаилә көнендә булды. Чистайлылар хәйрия фондының Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре һәм бүләк карталары белән бүләкләнделәр.
Ноябрь аенда республика конкурсының "Рәсем сәнгате һәм гамәли сәнгать" номинациясенә йомгак ясалачак. Тәкьдим ителгән ун эшнең бишесе финалда катнашу өчен ТР Мәгариф һәм фән министр­лыгына җибәрелгән. Ә муниципаль тур конкурсантларын слетта котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Агымдагы елның фев­раленнән балалар йорты базасында ата-ананы алмаштыруга кандидатлар әзерләү буенча хезмәт эшли. 43 кеше укытылган, алты кеше үз гаиләләренә балалар алдылар.
Слет барышында тәр­биягә бала алган ата-аналар һәм опекуннар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, үз балаларының уңышлары һәм казанышлары турында сөй­ләделәр. Гаиләләрдә төрле милләт балалары тәрбияләнә, алар икенче телне уңышлы үзләштерәләр, аларның культурасын, традицияләрен, йолаларын кабул итәләр, аларга толерантлык тәртибе нигезләре өйрәтелә.
Һәр катнашучыга слет турында истәлеккә бүләкләр тапшырылды, аларны "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге тәкъдим итте, алар өчен шәһәрнең яшь талантлары чыгыш ясады. Слет эшендә "Чис­тай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Галина Задворнова катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев