Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аның кадерен беләләр

Татьяна Сытинаның өч кызы һәм өч улы бар, алар инде зурлар. Өлкән улы Александрга 20 яшь, ә кечкенә кызы Алевтиинага -10. Алар аның өчен шатлык та, ярдәм дә, бөтен тормышының мәгънәсе дә.

- Балалар мине шатландырып торалар, бервакытта да борчылулар китермәделәр, - дип сөйли Татьяна Евгеньевна, - киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйм. Мин алар белән бәхетле. Һәр әни өчен иң мөһиме улларының, кызларының сәламәтлеге, иминлеге. Аларның барысы да яхшы икән, синең дә күңелең тыныч.
Әлеге күп балалы гаилә Галактионово авылында яши, билгеле, шәһәр үзәгенә килүе авыррак. Ирле-хатынлы икесе дә шәһәрдә эшлиләр, шунысы яхшы - машиналары бар. Саша хәзерге вакытта Казанда, тимер юл техникумында белем ала, армиядә хезмәт итеп кайткан. Виктор политехника көллиятен тәмамлый, быел практика вакытында йөзгән һәм беренче хезмәт хакын алган. Һәм гаилә бюджетына үзеннән өлеш кертү белән горурлана. Наталья шул ук уку йортында белем ала. Ә кече энеләре Дмитрий һәм сеңелләре Екатерина белән Алевтина әлегә мәктәп укучылары. Алар хәзер бары бәйрәмнәрдә генә бергәләп җыелалар, иң яраткан бәйрәмнәре - Яңа ел.
- Балалар кечкенәдән үк хуҗалык буенча кулларыннан килгәнчә төрле вазифаларны башкардылар, - дип сөйли Татьяна. - Безнең шәхси хуҗалыгыбыз, терлекләребез бар һәм балалар ярдәменнән башка гына мөмкин түгел. Әгәр гаиләдә әни мәхәббәт, игелек сыйфатларын гәүдәләндерә икән, әти кеше түземлелек, чын терәк үрнәге булырга тиеш, чөнки ул үз якыннарының иминлеге турында кайгырта. Бу сыйфатларны улларыбызга һәм кызларыбызга күндерергә тырышабыз, чөнки алар булачак әтиләр һәм әниләр. Кешедә бәяләнә торган сыйфатлар балада кечкенәдән үк, барыннан да элек гаиләдә нигез салына дип саныйм. Боларның барысыда аңа киләчәк тормышында кирәк булачак. Ә балалар сезгә үз серләрен сөйләргә мөмкиннәр, аларның фикерләрен, хисләрен хөрмәт итәргә, ышаныч яулау өчен кайбер әйберләргә балалар күзлегеннән карарга кирәк. Кызларым һәм улларым миңа бөтен нәрсәләрен дә сөйлиләр дип уйлыйм. Мин моңа шат һәм аларның карарларына аңлап карыйм. Чөнки ата-аналар балаларының тормышта үз урынын, үз бәхетен, үз мәхәббәтен табуларын, югары дәрәҗәләргә ирешүләрен телиләр. Без дә искәрмә түгел.
Татьяна белән Геннадий үзләре туйда танышканнар: аның кыз туганы Геннадийның ир туганына кияүгә чыккан. Һәм менә кабат язмыш очрашуы. Кызык, әмма факт: ике бертуган абыйлы-энеле бертуган апа-сеңелгә өйләнеп икесе дә Волгоградтан Чис­тайга күчеп кайтканнар. Геннадий белән Татьяна башта сәгать заводында эшләгәннәр, ә менә соңгы биш елда күп балалы әни районара почтампта хат ташучы булып эшли.
Гаиләдә туганлык җепләрен хөрмәтлиләр, ә Сытиннар гаиләсенең кадерле якын кешеләре күп. Гаилә башлыгы үзе дә күп балалы гаиләдә үскән, хатыны да өч балалы гаиләдә үскән.
- Безнең әни искиткеч сизгер күңелле, ягымлы, аңлаучан кеше, - дип сөйли олы кызы Татьяна.
- Һәм бик матур, һәрвакыт яшь, - дип өсти кечесе Алевтина. - Кадерле әнием, сине бәйрәм белән тәбриклибез.
Аллаһы Тәгала безнең һәрберебезгә ана мәхәббәте бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев