Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“АнимациЯ” таң калдырды

Чистайның "АнимациЯ" төр­­кеме 2012 ел ачышы дип табылды. Моңа алар 13 ел килделәр. Аларны Россиянең күп шәһәрләрендә беләләр һәм яратып кабул итәләр. Ә бүген алар - газетабыз кунаклары.

Февральдә "АнимациЯ" төркеме Мәскәүнең "Sta­dium Live" зур клубында "Безнең радио" радиостанциясе тарафыннан оештырылган "Чартово Дюжино" хит-парады нәтиҗәләре буенча котлаулар кабул итте. Ул Россиядә рок-н-ролл өлкәсендә иң югары бүләккә, "Взлом" номинациясендә премиягә лаек булды.
10 меңгә якын тамашачы безнең музыкантлар белән бергә "Родина" җырын башкардылар. Төркем лидеры Константин Кулясов сүзләренә караганда (ул төркем оешканнан бирле биредә) ниндидер могҗиза булды.
-Димәк, җыр нәкъ ноктасына эләккән.
-Әгәр миңа кечкенә генә бер шәһәрдән яшь коллектив кемнең дә булса ярдәменнән башка җиңүгә ирешкән дисәләр, ышанмас та идем... Элегрәк бөтенләй дә ышанмас идем. Узган елның маенда без "Время Ё" дигән яңа программа чыгардык, аңа "Родина" җыры да керде. Һәм менә йолдызлы август төнендә "Безнең радио"дан (бу илебезнең рок музыкантлары өчен төп мәйданчык) телефон шалтырады: "Сезнең җырны эфирга чыгарырга мөмкинме?" Ничек инде мөмкинме (көлә), бик кирәк!!!
Радиода ротация башланып өч ай үткәннән соң moskva.fm сайты версиясе буенча 1,5 миллионнан артыграк кеше "Родина" җырын тыңлаган. Ул күп кенә башка радиостанцияләрдә, шул исәптән "Рус радио"сында да барлыкка килгән.
-Сез бу җырга клип төшердегезме?
-Без клипны Мәскәү янында төшердек, моның белән әлеге эшләрдә тәҗрибәсе булган, "Сплин", "ДДТ", "Звери", "Дельфин", "Animal ДжаZ" кебек артистлар белән эшләгән, танылган режиссер Вадим Шатров (others.ru) шөгыльләнде. Шулай ук безнең иҗат сандыгында "Ванька" җырына кискен социаль мультипликацион клип та бар (редакциядән: әлеге композиция "Спички" ("Familia" төркеменә кавер) җыры белән бергә шулай ук "Безнең радио"да яңгырый). Әлеге клип өстендә эш ел дәвамында алып барылды, ә менә "Государство" җырына "Familia" төркеме каверына видео безнең эш, аны репетиция базабызда кәрәзле телефонга төшереп алдык.
-Минемчә, бик яхшы килеп чыкты. Әйтергә кирәк, мин рок-музыкага табынмыйм, әмма сезнең хитларны зур канәгатьләнү белән тыңладым. Аларда гади кешеләрне дулкынландыручы проблемалар, темалар, аларның шатлыклары һәм борчылулары. Аларны тикшерәләр, бер-берсе белән уртаклашалар. Мондый җырлар авыр языламы?
-Әлеге текстлар тормыштан алынган, бернәрсәне дә уйлап табарга кирәкми, ә рифмага бөтен нәрсәне дә салырга мөмкин. Сүз бары тик ничек язылуында һәм нәрсәнедер әйтеп бетермәүдә генә. Нидер язу өчен генә язу килеп чыкмый. "Родина" җырын булдыруга (аранжировка белән гадәттә төркем һәм тавыш режиссеры шөгыльләнә) төгәл сәбәп ярдәм итте: бер музыкантыбыз заводтан эштән китте һәм яшәү өчен көрәш башланды!
-Сез шулай да агымда тордыгыз?
-Мөгаен, үз сүзле, әрсезрәк та булырга кирәктер, бу сүзнең яхшы мәгънәсендә. Төп фактны кабул итүе кыен булды: әгәр без тере музыканы профессиональ уйнарга җыенганбыз икән, нәрсәне дә булса корбан итәргә кирәк. Киеренке ритм­ны тотуы җиңел түгел. Төркем составы даими алмашты, бары тик иң ныклары, гаиләдә аңлау тапканнары, үзләренең көн режимын үзгәртә алучылар гына калды. Безнең бит әле барыбызның да эш урыннары бар, ә соңгы алты елда көн саен репетиция ясадык. Менә дүрт ел инде бер үк состав белән чыгыш ясыйбыз.
-Ә хәзер төркемнең үз гастроль турлары, чыгышлар географиясе шатландыра.
-Беренче тур 2009 елда булды. Бу чор безнең нәрсә эшләвебезне аңлау мизгеле булды. Хәзер без концерт программалары белән өченче тапкыр илебез буйлап йөреп чыктык, Ерак Көнчыгыш белән Заполярьены санамаганда.
"Сез безнең төркемне үз шәһәрегездә күрергә телисезме?"-дип мөрәҗәгать иттеләр төркемдә катнашучылар үз җырларын яратучыларга. Җавапларга караганда аларны Тулада, Ульяновскида, Пермьдә, Смоленскида, Чиләбедә, Төмәндә, Екатеринбургта, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Краснодарда һәм Россиянең башка күп кенә эре һәм кече шәһәрләрендә күрергә телиләр. Кем әйтмешли, комментарий кирәк түгел. Шул ук вакытта музыкантлар принципиаль рәвештә продюссерлар белән эшләмиләр, бу аларның ныклы позициясе.
-Константин, танылу килү белән сезнең, мәсәлән, шул ук Мәскәүгә күчү теләгегез юкмы?
-Безне биредә дә ярыйсы гына ашаталар (көлә). Кечкенә шәһәрнең үз плюслары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев