Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

8 июльдә чистайлылар бөтенроссия бәйрәме - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.

Әлеге күркәм бәйрәмне иң элек Скарятинский бакчасында үткәрергә планлаштырсалар да, һава торышы үзгәрешләр кертте: чара «Восток» мәдәни-ял итү үзәгенә күчерелде.
Изгеләр Феврония һәм Петр Муромскийларның хисләре никадәр көчле һәм саф булса, бәйрәмдә хөрмәт ителгән чистайлыларның да мәхәббәте шулкадәр нык иде. Көйсез һава торышы да бер-берсен яратучы йөрәкләргә әйләнә-тирәдәгеләр белән шатлыкларын уртаклашырга комачаулый алмады.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары сәхнәдән бик матур теләкләр җиткерделәр. Чистайлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, протоиерей Андрей Рыбочкин, «Игелекле гамәл» гаиләне, әниләрне һәм балаларны яклау бүлеге җитәкчесе, шулай ук Әбүбәкр хәзрәт Азизов килделәр.
- Бу иң матур бәйрәмнәрнең берсе, - дип билгеләп үтте Галина Юрьевна. - Чистай җирендә бәхетле гаиләләр һәм балалар күбрәк булсын иде. Гаилә русмы, татармы - анысы мөһим түгел, иң мөһиме ул бәхетле булсын.
Бу тантаналы көнне берничә дистә ел үз хисләренә тугрылык сак­лаган Шведчиковлар гаиләсен хөрмәтләү булды. Владимир Федорович һәм Татьяна Алексеевна студент вакытта ук өйләнешкәннәр. Шул вакыттан бирле алар бер тапкыр да моңа үкенмәгән­нәр, авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итәләр, тормышның матурлыгына бергә сөенәләр. Ир белән хатын ике ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзер дүрт оныкларын тәрбияләүдә булышалар. Озак еллар бергә тату, бәхетле яшәгәннәре өчен ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырды.
Күп балалы Степановлар гаиләсе дә бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булдылар. Аларның гаиләсендә алты бала: өч малай да өч кыз тәрбияләнә. Җиде бала атасы протоиерей Андрей Рыбочкин гаилә башлыгына «Нык гаилә» дипломы тапшырды.
Әйтергә кирәк, бәйрәм алдыннан Чистайда 18 никах теркәлгән. Алар тормыштагы авырлыкларны ышанычлы һәм җиңел үтәрләр дип ышанасы килә.
«Мәңгегә бергә» исемле беренче муниципаль туй биюләре фестивале программаның йөзек кашына әверелде. Конкурста катнашкан 30 гаилә парыннан дүртесе финали­ст­лар итеп сайланды, алар үз биюләрен күрсәттеләр. Фестивальдә Галиевлар, Камаевлар, Мостафимовлар һәм Ибраһимовлар гаиләләре катнаштылар.
Чыгышлар вакытында яшь парларның күзләрендә күпме ярату һәм наз чагылды. Никах теркәлү көненнән күпме вакыт: бер көн, бер ай яки бер ел үтүе мөһим түгел, иң мөһиме - алар бәхетле!
Конкурсантларның туй биюләренә «Биюле авыл» фестивале осталары бәя бирделәр. Бер гаилә пары да игътибарсыз калмады. Һәрберсе эчкерсез хисләр өчен дипломга һәм бүләккә лаек булды.
Бу көнне күбесе үзләренең яшьлек елларын, беренче мәхәббәтләрен искә төшерделәр. Гаилә - ул көндәлек авыр хезмәт. Чистайлыларның йортларында татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, ә Феврония һәм Петр Муромскийлар гаилә учагын сакласыннар һәм тормышта килеп чыккан авырлыкларны җиңәргә ярдәм итеп торсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистайлылар