Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөздән артык чистайлы солдатка китәчәк

1 октябрь көнне чираттагы чакыру кампаниясе башланды. Көзен йөздән артык чистайлы армия сафларын тулыландырачак.

Армия сафларына чакы­рылучыларның күбесе югары һәм урта һөнәри белемле. Хәзерге куәтле техника белән җиһазландырылган армия өчен грамоталы белгечләр кирәк. Безнең егетләр үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр, тиздән армия сафларына чакырылучы егетләрнең дә аларга лаеклы булуларын телибез.
Ә менә якташыбыз Илназ Миндаров хезмәт срогының дүрт аен узды да инде. Ул легендар Севастопольгә эләкте, сүз уңаенда, биредә Татарстаннан бик күп егетләр хезмәт итә. Аның диңгез флотына эләгәсе килгән иде һәм ул матрос булу бәхетенә иреште.
Илназны диплом алуга ук армия сафларына алдылар. Ул Казан юридик институтын тәмамлады, спортчы, һәм бернинди кыенлыклар алдында да каушап калмый. Хезмәттәшләре белән дә бик тиз дуслашып китте.
Ул Хәрби диңгез тормышына күнеккән вакытта һәм, билгеле, хәзер дә ерак Чистай шәһәрендә иң якын кешеләре, ә Казанда сөйгән кызы аның өчен борчылып торалар.
-Ул һәрвакытта да минем барысы да әйбәт дип хәбәр итә, - ди матрос әнисе Гөлсинә Сәмигулла кызы. - Телефон аша еш сөйләшеп тордык, тавышы нык, дәртле. Хәзер андый мөмкинлегебез юк, чөнки аларның теплоходы йөзүгә киткән (ред. берничә көн элек алар Кипр тирәсендә булганнар). Күңелем сизә, авырлыкларга да карамастан, улыма барысы да бик ошый. Армия армия инде ул. Улым белән горурланам, түземсезлек белән исән-сау әйләнеп кайтуын көтәбез, бик сагынабыз үзен.
-Тиздән улларын ерак юлга озатырга җыенган башка аналарга солдат әнисенең теләкләре нинди?
- Түземлелек, сабырлык, ышаныч телим, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, борчылулар да азрак булсын иде. Бер елдан улыгызны кысып-кысып кочак­лавыгызны һәм матураеп, ныгып кайткан улыгызга карап соклануыгызны бер мизгелгә генә күз алдына китерегез. Минем өчен дә ул көн, Алла теләсә, 2014 елның июнь аенда җитәчәк. Армиягә чакырылучы егетләргә тыныч хезмәт телим, яхшы командирлар (минемчә, хәрби частьтагы тәртип күп очракта нәкъ менә аларга бәйле), ышанычлы хезмәттәшләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев