Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларда мастер-класслар оештырмагыз

Май аенда балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкырга артты. Зыян күрүчеләр арасында яшь пассажирлар, җәяүлеләр һәм велосипедчылар, скутер йөртүчеләр бар.

Июнь аен бу юнәлештә тыныч дип атап булмый. Балаларның каникулларда буш вакытлары искиткеч күп һәм алар юлларда, ишегалларында йөриләр, еш кына иминлек кагыйдәләрен дә үтәмиләр. Бертуктаусыз велосипедларда, скутерларда, мопедларда йөреп, мастер-класслар күрсәтәләр. 12 июнь көнне Каргалы авылында 13 яшь­лек яшүсмер мотоцикл белән идарә итеп, биш яшьлек баланы бәрдерә.
15 июньдә Казан-Оренбург трассасының 145 нче километрында ике автомашина бәрелешә, юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә 4 яшьлек бала һәм 5 айлык сабый төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар. Бәхеткә, Октябрьская һәм Урицкий урамнары чатында скутерның автомашина белән бәрелешүе нәтиҗәсендә килеп чыккан вакыйга вакытында аерым күңелсезлекләр булмый.
18 майдан 16 июньгә кадәр чорда, "Игътибар: балалар!" акциясе дәвам иткәндә, кызлар һәм малайлар катнашында биш юл-транспорт вакыйгасы була, балаларның җидесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Юллардагы әлеге бәхетсезлек очракларының һәрберсе авырту, курку белән генә түгел, ә балаларның, аларның әти-әниләренең җитди борчылулары, стресс белән бәйләнгән.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Заиконников мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре (рәсемдә) алдында чыгыш ясаганда да шул турыда сөйләде, ул укытучыларның игътибарын балаларга даими рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә, урамнарда иминлек кагыйдәләре күнекмәләрен өйрәтергә кирәклегенә басым ясады. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, барлык балалар бакчаларында да балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү мәсьәләсе тәрбиячеләрнең күз уңында тора, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча дәресләрне уен формасында, аңлаешлы итеп уздыралар. Соңгы тапкыр безнең шәһәребезгә килгәндә Рифкать Миңнеханов 28 һәм 8 нче мәктәпкәчә балалар учреждениесендә булды, тәрбияләнүчеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча укытучыларның эш тәҗрибәсе белән шәхсән танышты. Балалар бакчасы коллективына ул махсус автокласс бирде, шунда ук сабыйларга яңа велосипедлар бүләк итәргә вәгъдә бирде. Республиканың баш дәүләт автоинспекторы үз сүзен үтәде, дүрт балалар велосипеды билгеләнү урыны буенча тапшырылды. Хәзер кызларга һәм малайларга яраткан транспорт чарасында йөрү кагыйдәләрен үзләштерү җиңелрәк булачак.
Берникадәр алданрак ЮХИДИ бүлеге начальнигы балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү мәсьәләсе буенча гомуми белем бирүче уку йортлары директорлары киңәшмәсендә дә чыгыш ясаган иде. ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Госман Хәкимов һәм "ТРда юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДУ филиалы начальнигы Светлана Сидорова мәктәп яны лагерьларында тематик әңгәмәләр, уен-викториналар уздырдылар. Әти-әниләр дә көн саен улларына һәм кызларына юл аркылы чыкканда аеруча игътибарлы булырга кирәклеге, юлның машиналар йөри торган өлешендә уйнарга һәм велосипедта юлга чыгарга (14 яшькә җитмәүчеләргә бу бөтенләй тыела) ярамавы турында исләренә төшереп торсыннар иде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү яки аларны үтәмәү еш кына авыр нәтиҗәләргә китерә. Күңелсез статистика моны раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев