Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЮХИДИ ветераннары «Сыерчык оясы» акциясе үткәрделәр

Ул Бөтендөнья кошлар көне алдыннан үткәрелде.

- Өстәвенә, 2017 ел Россиядә Экология елы дип игълан ителде, - дип ассызыклый оештыручылар­ның берсе Олег Кирсанов. - Без, ЮХИДИ ветераннары, «Юл хәрә­кәте иминлеге» бүлеге хезмәткәрләре шундый акция үткәрергә булдык. Безнең һәрберебез үз куллары белән сыерчык оясы ясады, кошлар өчен барлыгы 13 оя килеп чыкты.
Унбер сыерчык оясын алар сәгать заводы микрорайонында урнашкан «Яшьләр» бакчасындагы агачларга элеп куйдылар. Бу чарага 8нче һәм 23нче балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар чакырылдылар. Күзләрен дә алмыйча, балалар олыларның эшен күзәтеп тордылар.
- Моны кошларның үз йорты: йокы, аш бүлмәләре булсын өчен эшлиләр, - дип аңлата дус кызларына 23нче балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче Настя.
- Салкында кошлар туңмасыннар өчен, - ди сөйкемле кыз Әминә.
- Хәзер кошлар җылы яктан кайталар һәм шушы матур йортларда өй туе үткәрә алалар! - ди әңгәмәгә йомгак ясап Анетта.
- Чыннан да, бик ошады! Бу, әлбәттә, кызыклы һәм файдалы акция, сабыйларга менә дигән үр­нәк, - дип билгеләп үтәләр 23нче балалар бакчасының әзерлек төркеме тәрбиячеләре Ольга Потасьева һәм Ольга Әхмәтҗанова. - Безнең кызларыбыз һәм малайларыбыз олыларның кошлар турында ничек кайгыртуларын күрделәр, димәк, аларга да шулай эшләргә кирәк булачак. Ап-ачык мисал! «ГБУ БДД» («Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе) тану билгеләре булган сыерчык оялары шушы балалар бакчалары коллективларына бүләк ителде. ЮХИДИ ветераннары аларны мәктәпкәчә учреждениеләр территорияләрдә урнаштырдылар.
Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бу көннең матур истәлеге итеп юл хәрәкәте кагыйдәләре турында кызыклы кроссвордлар, яктылыкны кире кайтаручы элементлар калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Сыерчык оясы