Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җыр-моң бүләк иттеләр

Безнең Татар Ялтаны интернат мәктәбендә төрле тәрбия чаралары еш үткәрелә. Шундыйларның берсе - җыр-моң бәйрәме турында сезгә дә сөйлисем килә.

...Сәхнә түрендә Нарат Елга авылы Мәдәният йорты үзешчәннәре - гармунчылар Сибгатуллина Сәгыйдә һәм Вәлиева Нәкыя. Аларның сихри гармун тавышына кушылып Җамалетдинова Ләйсәрә үзенең моңлы җырын сузды. Укучылар да, укытучылар да бермәлгә шушы гаҗәеп тавыш эчендә онытылып китеп, үзләрен ниндидер бер моң дәрьясында калгандай итеп тойдылар. Ә Ләйсәрәнең сәламләү сүзләрен ишеткәч, без аның тавышының матурлыгына, сөйләменең зәвыклыгына, моңына гашыйк булдык. Ул җырлаган татар халык җырлары - җәүһәрләребез - беркемне дә битараф калдырмады. Рус телле балалар да гаҗәпләнеп тыңлап утырды.
Концертта Сәгыйдә белән Нәкыя өздереп гармун телләрендә уйнады. Шул кадәр матур уйнадылар, җырладылар, хәтта биеп тә алдылар. Көйләре шундый, үзеннән-үзе биетә, түзмичә укытучылар да «Станок» биюен башкардылар.
Нәкыя Вәлиева безнең мәктәпә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Җыр дәресләрендә укучылар оста җырчы һәм гармунчы, баянчы апалары белән бик күп төрле җырлар өйрәнәләр. Чөнки безнең укучылар җырларга бик ярата, бер генә бәйрәм дә җырсыз- биюсез узмый. Әлеге кунакларның да мәктәпкә килүенә шул укытучыбыз сәбәпче.
Тагын бер кунагыбыз - Минһаҗева Фәридә бик оста итеп төрле уен коралларында уйнап күрсәтте. Укучыларны кызыксындырган кечкенә малай чын артист булып чыкты. Башлангыч сыйныф укучысы Миндубаев Фәнил үзенең чыгышын курайда уйнау белән башлап җибәрде. Бәләкәй генә бармаклары белән тиз- тиз итеп ничек басып бетерде ул!? Бию көе дә, җыр көе дә оста итеп башкарылды. «Кәләпүшем» җырын җырлап кына калмады, дөрес итеп бию хәрәкәтләре дә башкарды. Укучылар аның һәр чыгышын көчле алкышларга күмде. Афәрин генә диясе кала. Уңышлар сиңа,Фәнил!
Концерт программасы туган якка мәдхия, туган җиргә, авылларга мәхәббәт белән сугарылган җырлардан, көйләрдән төзелгән иде. Нәфис сүз, җыр, бию, гармун, курай моңнары балаларга озын-озак салкын кышның соңгы көнендә көтеп алган ягымлы яз кояшыдай бүләк булып яңгырады. Бүләк дигәндә, үзешчән артистлар балаларга Нарат Елга авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүчеләр кулы белән ясалган бәлчек сыннар да бүләк иттеләр. Түгәрәк җитәкчесе Сәгыйдә Сибгатуллина сын ясау серләренә дә төшендерде.
Концерт тәмам. Ә балаларның тараласы килми. Алар әле һаман моң дәрьясында... Үзешчән артистларның чыгышын югары бәяләп балалар үз куллары белән бәйләгән чәчәкләр бүләк иттеләр, олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларның тагын да килүен сорап истәлеккә фотога да төштеләр әле. Рәхмәт сезгә, татар җырына, моңына гашыйк җаннар. Иҗат чишмәгез саекмасын. Һәрвакыт уңышлар гына юлдаш булсын.
Коллектив исеменнән Венера Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чистай хәбәрләре Сезнең хатларыгыз Татар Ялтаны интернат мәктәбе Җырмоң бәйрәме