Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ясмин һәм сирень чәчәк атачак

Узган шимбә көнне шәһәрдә һәм районда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән һәм муниципаль район яклавында "Урман утырту көне" акциясе узды.

Чистайда утырту материалы, чиләкләр, көрәкләр, су белән тәэмин итүне һәр микрорайондагы җирле үзидарә территориаль органнары үз өсләренә алдылар. Чистай урман хуҗалыгы утырту материалы бирде.
Иртән Чистай электр челтәре хезмәткәрләре предприятие янәшәсендә урнашкан скверда куаклар һәм агачлар утырта башладылар.
- Энергетиклар бу мәсьәләдә инициатива күрсәттеләр, - дип сөйли шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Нургатин.- Алар агачларны һәм куак­ларны үз яннарындагы скверда гына түгел, шәһәрнең башка скверларында да утырттылар. Энергетиклар миләш, юкә, дүләнә һәм нарат утырттылар.
Агачлар утырту планында предприятиеләр арасында "Восток-энерго" фирмасын билгеләп үтәргә кирәк. Аның хезмәткәрләре сәгать заводы микрорайонын яшелләндерделәр. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге башлангычтан читтә калмадылар, Медиклар йорты микрорайонындагы 20 нче балалар бакчасы янында агачлар һәм куаклар утырттылар. ИНЭКА студентлары һәм укытучылары Учхоз поселогында 40 төп декоратив куак­лар утыртып кына калмадылар, Четырчы авылында 100 куак та утырттылар. "Җылы өй" приютында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр 15 төп декоратив ясмин һәм сирень куаклары утырттылар. Язга әлеге матурлык чистайлыларны сөендерәчәк.
-"Торак комплекс" идарәче компаниясе урман хуҗалыгыннан мең төп куак һәм агач үсентеләре сатып алды, - дип сөйли Р. Нургатин.- Аларны шәһәрнең төрле микрорайоннарында утыртачаклар, шимбә көнне узган акция дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев