Ведомствоның аерым билгеләре - "2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен" медале, аңа таныклыклар һәм дәүләт статистикасының федераль хезмәте Мактау грамоталарын тапшыру булды.
Әлеге бүләкләрне муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов тапшырды. Ул Бөтенроссия халык санын алуда катнашучыларның өлешен югары бәяләде, дәүләт әһәмиятендәге эшкә җаваплы карашлары, һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде.
106 кеше әлеге билгегә лаек булды, аларны чара барышында тантаналы рәвештә тапшырдылар. Халык санын алуда барлыгы 362 кеше катнашты, 13 сан алу участогы, 51 инструкторлык участогы оештырылды. Әлеге зур эш барышында шәһәр буенча 60755, район буенча 19414 кеше яңадан язылган.
Дәүләт статистика бүлегенең баш белгеч-эксперты Розалия Шакирова билгеләп үткәнчә, 2014 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу көтелә. Ул бирегә җыелучыларның күбесе анда катнашыр дигән ышаныч белдерде, чөнки булган тәҗрибә югары дәрәҗәдә эшләү мөмкинлеге бирә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев