Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел шигырьләре

Яңа ел шигырьләре

Әтәч елы килә, дуслар!
Әтәч елы килә дуслар,
Егәрле, дәртле диләр.
Кызулыгы да бар, кызса,
Кыза шул хәтле, диләр.
Шуңа күргән берсе белән
Низагка керә икән.
"Бер мин генә лидер!", диеп
Күкрәк киерә икән.
Низагы да булыр бераз,
Шунысыз булмас инде.
Әмма, эт-мәче дус чакта
Әтәч сугышмас инде.
Әтәч - гаилә башлыгы,
Гаиләләр нык булыр.
Нык гаилә - ил терәге,
"Җим"е табылып торыр.
Ара-тирә күршеләрнең
"Хәлен белер", белми ни!
Көндәше күп,
башка әтәчнең
Бар икәнен белми, ди.
Әтәч - вакыт,
һич ялгышмый
Үз хезмәтен бик белеп,
Сәгать кебек төгәл итеп
Суза, коймага менеп:
"Эй, кешеләр, йокламагыз,
Кояш белән торыгыз!
Арып, талып эшләп кайту -
Үзе рәхәт, белегез!
Каян белә, аның өчен
Вакыт тигез бүленгән.
Үзем дә "расписание"мны
Үзгәртәмен бүгеннән.
Минзифа Әхмәтшина
ЯҢа ел
Кар бөртекләре уйныйлар,
Кыштан сәлам юллыйлар.
Яңа елда нишләргә дип,
Оча-оча уйлыйлар.
«Карлы буран алып килсәк,
Кешеләр нишләр икән?
Усал буран нәниләрне
Чеметеп тешләр микән?
Кыш бабай киләсе юлны,
Кар-буран күмеп китәр.
Кар кызы буран эчендә
Адашып бетсә, нишләр?
Юк, юк бураннар кирәкми,
Әйдә булсын матур көн.
Күктә йолдызлар балкыган,
Ай нур сипкән сихри төн.
Ап-ак сихри энҗе кардан
Кыш бабай тизрәк килсен.
Кар кызының җырларына
Бар нәниләр сөенсен.
Матур Яңа еллар килсен,
Кешеләр сөенсеннәр.
Кыш бабай бүләкләренә
Нәниләр кинәнсеннәр!».
Шатланышып ап-ак карлар,
Шулай дип уйлаштылар.
Яңа ел бәйрәмнәренә
Ак бәхет юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Яңа ел