Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Урман утырту көне» акциясе

Иртәгә кыямәт көне дисәләр дә, агач утырт, диелә бер хәдистә. Агач утырту - бик кирәкле һәм саваплы гамәл. Чөнки һәр утыртылган агач табигатькә, кешеләргә файда гына биреп калмый, кешенең күңелендә мәрхәмәтлелек һәм әйләнә-тирәдәге һәр нәрсәгә сакчыл караш та уята. Үзең утырткан агач үсеп китсә, хезмәт җимешеңне күрү - үзе бер...

Республика буенча «Урман утырту көне» акциясе бара. Шул уңайдан безнең Нарат Елга авылында да бик зур эш башкарылды. Бу эшне җирле үзидарә башлыгы Хәмитов Альфред һәм авылыбыз имамы Равил хәзрәт Исмәгыйлев башлап йөрделәр. Өмәдә катнашучылар - авылыбыз егетләре: Җамалетдинов Илмир һәм Илтөзәр, Хаматшин Мансур һәм Илнур, Сибгатуллин Ленар һәм Инсаф, Хәмитов Рифат, Вәлиев Фәйрүз, Шәйхетдинов Гаваз һәм башкалар.
Үсентеләр Биләр урманчылыгы питомнигыннан алып кайтылды. Бу эшне җитәкче урынбасары, күрше Мөслим авылында яшәүче Рамил Нуруллин оештырды. Җиләк- җимеш үсентеләрен Чистай дачаларыннан Вәлиев Фәйрүз һәм Хаматшин Илнур алып кайттылар.
Шулай итеп, октябрь аеның матур бер кояшлы якшәмбесендә авылда эш гөрләде. Мәктәп урамында парк ясау максатыннан 200 төп нарат, 200 төп шомырт, миләш, сырганак, слива, чияләр утыртылды. Язын алмагач үсентеләре утыртыр өчен урын калдырылды.
Агачны утырту гына түгел, аны саклап үстерергә дә кирәк. Шул максаттан утыртылган агач үсентеләре койма белән уратып алынды. Ике көн буена авыл уртасында куелган хезмәттән соң, өченче көнне авылга керү юлына 700 төп тупыл утыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Урман утырту көне