Унҗиде яшеннән илебезне фашист илбасарларыннан сакларга дип фронтка китә ул (рәсемдә). Үз-үзен аямый Җиңү өчен көрәшә. Илебезгә җиңү килгәч тә, туган якларына биш елдан соң гына әйләнеп кайтырга насыйп була аңа. Тынгысыз күңелле фидакарь җан җиң сызганып эшкә керешә. Аның булдыклылыгын, тырышлыгын күреп, 1950 елда физкультура һәм спорт комитеты рәисе, район башкарма комитеты инструкторы итеп билгелиләр. 1951 елдан исә дәүләт иминиятләү инспекциясендә участок инспекторы, соңрак - Кызыл Армия районы хәрби комиссариатында административ-хуҗалык бүлеге начальнигы, 1958 елдан - шәһәр хәрби комиссариатында хуҗалык-финанс бүлеге начальнигы вазифасын башкара. Биредә лаеклы ялга чыкканчы хезмәт итә ул. Әмма тынгысыз күңеле лаеклы ялга чыккач та, өйдә генә утырырга ирек бирми аңа: 12 ел буена төрле эшләрдә: СПТУда, «Төзү материаллары» кибетендә эшли. Туры сүзле, гадел булганы өчен аны һәр җирдә хөрмәт итәләр.
Тормыш иптәше - кайгыртучан, ачык йөзле Факия апа белән 60 ел бик матур гомер кичерә алар. Кызлары Флерага ныклы тәрбия, югары белем бирәләр. Аңа да әти-әнисеннән тырышлык, эш сөючәнлек кебек сыйфатлар күчкән. Озак еллар мәктәптә физика, математика фәннәре укыткан ул, күп кенә Мактау кәгазьләренә ия, бүген дә яшь буынга белем бирүен дәвам итә. Госман абыйның оныклары Эмиль, Ләйсән тормышта һәрберсе үз юлын лаеклы тапкан, хәзер инде оныкчыклары Таһир, Кәрим, Зәринә үсеп килә...
Эш, гаиләсе өчен җан атып яшәгән Госман абый искиткеч туган җанлы булуы белән дә аерылып торган. 1948 елда әтиләре, шулай ук сугыш ветераны Исхак абзый, вафат булгач, әнисе Хәтирә апа, сеңелләре Хәбирә, Халидәләр турында гел кайгыртучанлык күрсәтеп, ярдәм итеп яшәгән ул. Хәләл җефетенә яңа кием алса, сеңелләренә дә ала торган булган, әнисенә һәр ай саен хезмәт хакыннан акчалата өлеш чыгарган. Чын ирләргә хас булганча, әнисе, сеңелләре өчен үзендә һәрчак җаваплылык тоеп яшәгән. Патриотлык, туганлык хисләре аның өчен һәрчак беренче урында булган. Юмарт җанлы, тынгысыз күңелле Госман абый бакчада эшләргә бик яраткан, алмалар, кабаклар үстергән.
- Бакчага гел велосипед белән йөри иде, бакча нигъмәтләрен шуның белән алып кайтып, туганнарына, күршеләренә өләште, шуңардан күңеленә рәхәтлек, ләззәт алып яшәде. Ул кешеләрне, эшне бик яратты. Туксанга хәтле яшим әле мин дип хыялланды, - дип юксынып, сагынып искә ала газиз әтисен кызы.
Әйе, быелның 29 мартында сөекле кызының яраткан әтисе, хәләл җефете Факия апаның тугры гомер юлдашы, сеңелләренең кайгыртучан абыйлары булган Госман Исхак улы Хөснетдиновка 90 яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, аның бакыйлыкка күчүенә дә биш елдан артык инде. Үзе китсә дә, аның турында якты хатирәләр, аның изге гамәлләре, яхшылыгы югалмый. Алар якыннары күңелендә мәңгелеккә уелган.
Гөлсинә Сорутдинова
Нет комментариев