Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ул бәхетле очракка рәхмәтлемен”

Илһамия Хәбибуллина кырык елга якын хат ташучы булып эшли.

Сигез сыйныфны тәмамлап үзәк почтага килгәндә аңа бары 15 яшь кенә була. Соңрак аны поч­та элемтәсенең беренче бүлегенә күчерәләр, ул бүген дә шунда эшли.
-Илһамия бик җаваплы, ягымлы, клиентларга карата әдәпле кеше, аның турында һәрвакыт хөрмәт һәм ихтирам белән сөйлиләр. Бу күп нәрсә турында сөйли, - ди Илһамия Шәфкать кызы турында 1 нче элемтә бүлеге начальнигы Людмила Барбонина. - Һәм без аның һәрвакыт шундый булып калуын телибез.
-Безнең коллектив дус, тату, ул элек тә, хәзер дә шундый, ә бит еллар үтү белән күп нәрсә үзгәрде, белгечләр дә алмашты, - ди ассызыклап Илһамия Хәбибуллина. - Эшкә һәрвакыт шатлык белән киләм, ә бу иң мөһиме. Аңлау, үзара ярдәм итү -бу безнең кечкенә генә коллективның язылмаган кагыйдәсе. Җитәкчелек тә кирәкле минутта безне якларга әзер, ә тормышта әллә ниләр булырга мөмкин. Мин барысын да югары бәялим һәм шундый мөнәсәбәтне ихтирам итәм. Һава шартларына килгәндә исә аларны зур күңелсезлекләр дип атарга кирәкме икән? Билгеле, зәмһәрир салкыннарда, коеп яңгыр яуганда һәм көчле буран вакытында да үз адресатларыма барам, иң мөһиме, күңелдә тынычлык булсын. Ә ул бар, эшемдә дә, өемдә дә барысы да имин.
Соңгы елларда газета-журналлар алдыручылар саны сизелерлек кимеде, әмма хат ташучылар элек вакытлы матбугатны даими укып баручылар алардан хәзер дә аерыла алмыйлар дип саныйлар.
-Мин үзем түземсезлек белән почта тартмасыннан яраткан газеталарым: "Аргументы и факты", "Вечерняя Казань", "Тайные звезды", "Чистай хәбәрләре"н алам. Чыннан да укырга бик яратам. Ә хәзер вакытым да күп, кызларым үстеләр, үз тормышлары белән яшиләр. Билгеле, мин аларны сагынам һәм һәр әни кебек алар өчен борчылып торам.
Илһамия үзен бәхетле хатын-кыз дип саный. Хат ташучы булып эшләгәндә булачак ире белән таныша. Егет ул хезмәт күрсәтә торган участокта яши һәм ул аңа газеталар белән бергә аны яраткан кыздан хатлар да китерә. Тик менә яшь кеше генә ул хатларга битараф була һәм: "Син үзең язган хатларны китерсәң иде икән", - ди ул аңа чын күңелдән. Илһамия дә аны ошата, өч ел дуслашып йөргәннән соң хисләренең ныклыгын тикшерергә булалар, булачак киленгә 18 яшь тулганын да көтәргә кирәк була бит әле. Алар инде менә 37 ел бергә. Илһамия әлеге бәхетле очракка рәхмәтле. Бер сүз белән әйткәндә, почта хезмәте аның тормышында әйтеп бетергесез роль уйный. Күз алдына китерүе дә кыен, әгәр хат ташучы булып эшләмәсә, яки башка участокта эшләсә, ул тормыш иптәшен очраткан булыр идеме икән? Ул кайгыртучан, яратучан ир, менә дигән әти (тиздән Хәбибуллиннарның онык­ларына да 18 яшь тула).
Билгеле, авыр сынаулар үтәргә дә туры килә. Гаилә башлыгын 1986 елда Чернобыльгә алалар. Аның нәтиҗәләре сәламәтлегендә дә чагыла, бөтен уй-борчылулары нәкъ менә шуның белән бәйле була, яраткан кешесенең тормышы өчен куркып, борчылып яши. Илһамия күңелсез әйберләр турында сөйләргә дә, уртаклашырга да яратмый. Аның фикеренчә, башкаларның да үз мәшәкатьләре күп, нигә әле аларны чит проб­лемалар белән борчырга. Йомшак, сизгер күңелле, сөйкемле, ягымлы кеше ул. Андыйлар турында ачык күңелле кеше дип сөйлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев