Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тубал Пасха сыйлаулары белән тулды

Йолдыз авылының мәдәният хезмәткәрләре якты Пасха бәйрәмендә җирле кызлар һәм малайлар - башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бай тубал" дигән уен-конкурс программасы әзерләделәр.

Иртәдән үк балалар авылдашларының өйләренә йөреп, Пасха сыйланулары җыйдылар. Кайберләренең уңышы бик бай булды, аларның тубалларында 70 кә якын йомырка бар иде.
Соңрак балаларны төрле конкурслар: "Тәгәрә син, йомырка, тәгәрә", "Крутилки", "Кояшкай" (алар үзләре йомыркаларга рәсемнәр төшерделәр) һ.б. көтә иде. Беренче урынны Даша Фокеева, икенче урынны Ангелина Осипова, өченче урынны Лиза Емельянова алдылар. Программа кысаларында җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, ә китапханә мөдире Екатерина Верина яшь авылдашларына бәйрәм тарихы турында сөйләде. Билгеле инде, чәй эчү дә оештырылган иде, бәйрәмне оештыручылар үз кунаклары өчен бәйрәм сыйлаулары әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев