Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп юл яңартылачак

Яз килү белән Чистайда юлларны төзекләндерү, аерым алганда, юл өслеген капиталь ремонтлау һәм чокырларны ямау төп бурычларның берсе булып тора.

Кризис сәбәпле, аны үткәрүгә кирәкле акча бүлеп бирелмәячәк дигән шик бар иде. Әмма муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов тырышлыгы белән 2015 ел дәрәҗәсендәге финанс­лауга ирешергә мөмкин булды.
- Шәһәрдә юлларны һәм тротуарларны ремонтлауга керештеләр инде, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Шурыгин. - Хәзер Чистайның төп транспорт магистральләрендә чокырларны ремонтлау башланды, әлегә эшчеләр чокырларны ябу өчен салкын асфальт җәяләр.
Энгельс урамы юл төзелешенең төп объекты булачак. Юл өслеген төзекләндерү биредә сигез ел элек үткәрелгән иде. Ул вакытта юлчылар машиналар юлын киңәйттеләр, яңа асфальт-бетон җәйделәр, бордюрларның берникадәр өлешен алыштырдылар. Әмма шушы вакыт эчендә юл өслеге тузды һәм аны яңарту мәсьәләсе килеп басты.
Бу көннәрдә «Алексеевскдорстрой» фирмасы белгечләре Энгельс урамында бордюр ташын сүтә һәм асфальт җәю чикләрен билгели башладылар.
- Юлчыларга эшләр башкарганда машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә мөмкин булганча уңайсызлыклар китермичә эшләргә күрсәтмә бирелде, - дип билгеләп үтте Виктор Евгеньевич.
Иң элек чокырларны ямау башкарылачак (технология буенча, бу юлга капиталь ремонт үткәрү алдыннан мәҗбүри процесс). Биредә шуны күз алдында тотарга кирәк, юл өслеге ГОСТка туры килергә тиеш. Шуннан соң Чистайның төп транспорт юлын яңарту башлана. Эшләр Медиклар йортыннан «Махсус автоҗиһазлар» заводына кадәр үткәреләчәк.
Асфальт җәюдән кала, бордюр ташлары куелачак, юл билгеләре һәм җәяүлеләр кичүе билгеләнәчәк, яңа тукталыш павильоннары кую планлаштырыла.
Шулай ук Чистайда шәһәр урамнарына вак таш җәю программасы дәвам итәчәк. Быел Һ.Такташ, Яхин, Чайковский, Сәйдәшев, Гагарин, Есенин, Җәлил урамнарында эшләр үткәрү планлаштырыла. Аларга тулысынча вак таш җәеләчәк, бу максатларга 15 миллион сумнан артыграк акча үзләштерү планлаштырыла.
Урамнарны һәм тротуарларны ремонтлау эше дәвам итәчәк. Узган елны һәр микрорайонда берәр ишегалды территориясенә асфальт җәелде. Быел бу эш дәвам итәчәк. Хәзер асфальт җәеләчәк ишегалды территорияләренең исемлеге төзелә. Акча җитәрлек булмаса да, Чистайның күп фатирлы йортлары янындагы шундый сигез мәйданчыкта асфальт барлыкка киләчәк.
Олег ЗИННУРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чистай хәбәрләре Энгельс урамы төзекләндереләчәк Шәһәрдә юлларны һәм тротуарларны ремонтлау Юллар Төзекләндерү