Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзекләндерүгә – төп басым

Мир урамы буенча – җәяүлеләр һәм Бутлеров урамы буенча машиналар йөри торган күперләрне ремонтлау планлаштырыла

Шәһәр Советының егерменче утырышы булды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып 2022 елга шәһәр башкарма комитетының эше турында отчет һәм бу елга бурычлар булды. Доклад белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов чыгыш ясады.

Илебезгә каршы кертелгән санкцияләр китереп чыгарган авырлыкларга карамастан, шәһәр икътисады тотрыклы үсеш алды. Нигездә, сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары куелган максатларына ирештеләр.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе үзенең докладында төп басымны төзекләндерү мәсьәләләренә ясады. Елдан-ел юл өслегенең туза баруы үзен сиздерә. Юллар агымдагы ремонт кына түгел, капиталь ремонт таләп итәләр. Узган елда бу юнәлештә саллы эш башкарылды, юкка гына безнең шәһәребез төзекләндерү буенча республика конкурсларында җиңү яулап, Татарстан Республикасы буенча алдынгылар рәтенә кермәде ләбаса!

2022 елда «Торак пунктларның асфальт-бетон өслекле юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасын тормышка ашыру кысаларында Чистай территориясендә 3212 метр озынлыкта 91 миллион 581 мең сумга юл өслегенә асфальт салынды. Әлеге күрсәтелгән прог­рамманы өстәмә финанслау хисабына 60 миллион сумга 3367 метр озынлыктагы юл өслеген ремонтлау башкарылды.

– 2023 елда юл-урам челтәрен ремонтлау, урып-җыю эшләре, шәһәр территориясен төзекләндерү буенча эшләр дәвам итәчәк, –дип билгеләп үтте Илдар Фаил улы. – Җәяүлеләр өчен яңа юллар һәм аларның яктыртылышын булдыру, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә.

Елдан-ел төзекләндерү эшләрендә территориаль җәмәгать советлары актив позицияне ала бара. Докладчы әлеге юнәлештә территориаль җәмәгать советларының конкрет эшләреннән мисаллар китерде.

– Узган ел 1нче номерлы «Медиклар йорты» территориаль җәмәгать советы (ТҖС) җитәкчесе Валерий Ваганов Татарстан Респуб­ликасы муниципаль берәмлекләре Советының «ТРның иң яхшы территориаль җәмәгать советы» грантын отты. Грантның бер өлеше Текә Тау һәм Парковая урамындагы алты контейнер мәйданчыгын төзекләндерүгә тотылды дип ассызыклады Илдар Рәхимов. 2022 елда барлыгы шәһәр буенча контейнер мәйданчыкларында 38 япма куелган. 4нче номерлы «Тегермән мәйданы» ТҖСы (җитәкчесе Әхмәт Ситдыйков) Татарстан Республикасы ТҖСлары арасында беренче урынны яулады һәм грант отты. Бу акчаларга агымдагы елның җәендә «Тегермән мәйданы» скверында халык өчен чатырлар ясадылар һәм хәрби-патриотик темага пано урнаштырдылар. 3нче номерлы ТҖС (җитәкчесе Софья Хәсәнова) откан грант нәти­җәләре буенча акчалар 7 яшьтән 18 яшькәчә үсмерләр һәм кече яшьтәге балалар өчен велосипедлар алуга тотылды. Әлеге транспорт чаралары белән күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган балалар бушлай файдаланачак.

Чистайлылар ишегалды террито­рия­ләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруны уңай бәяләделәр. 2022 елда бу программа буенча 11 меңнән артык кеше яшәүче 98 күпфатирлы йортларның 64 сенең ишегалды территорияләрендә эшләр башкарылды. Барлыгы өч ел эчендә программаны тормышка ашыруда 238 йортның 141 ишегалды төзекләндерелде. Быел 44 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

– Ике күперне ремонтлау планлаштырыла. Болар Мир урамы буенча җәяүлеләр күпере һәм Бутлеров урамы буенча автомобильләр йөри торган күпер, – дип билгеләп үтте докладчы.

2023 елда юл-урам челтәре, шәһәрне төзекләндерү буенча ремонт эшләре дәвам итәчәк. Яңа җәяүлеләр юлы һәм аларның яктыртылышы буенча эшләр, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар дәвам итәчәк.

Шулай ук депутатлар шәһәр советының 2020 елның 11 февра­лендә кабул ителгән «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлегендә бюджет эшләре турында нигезләмәне раслау турында»гы карарына кертелгән үзгәрешләрне һәм 2019 елның 11 июнендә кабул ителгән «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт турында»шәһәр советы карарына үзгәрешләрне расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев