Чираттагы "Хәтер вахтасы" нәтиҗәләре буенча гадәткә кергән батырлык дәресе өяз шәһәре музеенда узды.
Аны шәһәребез укучылары һәм студентлары өчен музей хезмәткәрләре, "Выстрел" хәрби-патриотик эзләү отряды җитәкчесе һәм әгъзалары уздырды. Шундый һәр очрашу - өлкән буын батырлыгына кагылу мөмкинлеге, узган сугышның фаҗигале вакыйгаларының чын масштабын белергә, ул дәһшәтле чорларның шаһитларын күрергә ярдәм итә.
Соңгы елларда эзләү отряды Волгоград өлкәсендә эшли.
-Сугыш булган урыннарга килгәч, соңгы солдат күмелгәнчегә кадәр сугыш әле тәмамланмаган булуын тоясың,- дип сөйли отряд җитәкчесе Дмитрий Юдин. - Хәбәрсез югалганнар саны кимергә тиеш кебек, әмма эзләүчеләр эше раслаганча, сугыш кырларында Бөек Ватан сугышының меңнәрчә исемсез солдаты ята. Әгәр аларның исемнәрен ачыклый алсак, димәк, алар туган йортларына "әйләнеп кайттылар" дип әйтергә мөмкин. Туганнары һәм якыннары аларның каберләренә барып, аларны искә төшерә алырлар иде.
Авыл хуҗалыгы техникумы студенты Артур Егоров (рәсемдә) берничә ел отрядта инде, быел ул беренче тапкыр Волгоград өлкәсенә барды, "Хәтер вахтасы"нда катнашу нигезле әзерлек таләп итә.
-Яшьләрне экспедициягә нинди дә булса корал, снарядлар табу мөмкинлеге җәлеп итә, мин дә шундый максат белән бардым. Ә монда күргәннәрем позициямне үзгәртте. Биредә әхлакый кыйммәтләр башкача кабул ителә, сиңа таныш булмаган кешеләр алдындагы җаваплылыгыңны аңлыйсың. Мин үз гомерләре бәрабәренә тынычлыкны саклап калган солдатларны эзләү һәм күмү буенча эшне дәвам итәргә дигән карарга килдем.
-Күп еллар дәвамында без отряд белән эшлибез,- ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Ирина Мясникова.- Алар батырлык дәресләре һәм очрашулар үткәрәләр, тематик күргәзмәләр булдыруда катнашалар. Алар ярдәмендә, музей фондлары яңа экспонатлар, документлар, мәгълүмати материаллар белән тулылана. Без аларга шундый нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәтле.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев